+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
27 июль 2021, 09:50

Бишенчегә әти булган!

Алга, Серега, илдәге демографик хәлне яхшыртуда яңа җиңүләргә!

Бишенчегә әти булган!
Бишенчегә әти булган!

Алга, Серега, илдәге демографик хәлне яхшыртуда яңа җиңүләргә!

«Анечка миңа Василий исемле малай бүләк итте! Ур-ра!!! Безнең гаилә ишәйде! Рәхмәт сиңа, кадерлем!" - дип язган Сергей Безруков Инстаграмда.

Кино йолдызы бала тудыру йорты палатасында яңа гына дөньяга килгән сабые белән хатыны төшкән фотосурәтен күрсәткән.

Хатыны - 38 яшьлек Анна өчен бу өченче бала. Сергей белән уртак тагын ике балалары бар - гаиләдә биш яшьлек Мария һәм ике яшьлек Степан үсеп килә.

Безруковның исә Кристина Смирнова исемле актрисадан да ике баласы бар: Александрага - 12 яшь, Иванга - 9 яшь тулган. Ә әле бала тапкан Анна Матисон белән гаилә корганчы кино йолдызы рәсми рәвештә Ирина Ливановага өйләнгән иде. Хатыны ире фамилисен ала. Ирина һәм Сергей Безруковлар 15 ел бергә гомер итә, әмма уртак балалары булмый.

Сергей Витальевич Русиянең халык артисты дәрәҗәсенә җитте дә, туктап калды, экранда рольләре күренми дип хафаланасы юк икән, башка өлкәдә уңышлары да иң яхшы рольгә торырлык!

"Йолдыз"лы яңалыклар
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: