+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
27 июль 2021, 10:59

Җырчы яры "Жигули"да йөрмәс инде...

Миләүшә Сабирова 6 миллион сумлык "Порше" автомобиле турында хыялланган. Хыялны тормышка ашыру өчен тылсымчы кирәк булган.

Җырчы яры "Жигули"да йөрмәс инде...
Җырчы яры "Жигули"да йөрмәс инде...

Данир Сабиов хатынының теләген тормышка ашырган. Миләүшә бу хакта Инстаграм челтәрендә пост куйган. "Хыялым тормышка ашты. Рәхмәт тылсымчыга!", - дип язып та куйган үзе. Мондый бүләк турында күп язып торасы түгел инде - ул үзе турында үзе сөйләп тора.

Инстачыларга җитә калган. Кем соклана, кем котлый, кем "мактанчык" дип тетмәсен тетә "Порше" хуҗабикәсен...

Безнең игътибарны бер язма җәлеп итте.

«Бу хакта хыялланырга кирәкми. Мәңгелек җәннәткә эләгү өчен бу тормышта күбрәк изге эшләр башкарырга тырышырга кирәк. Сезнең чынга ашкан хыялыгыздан фәкыйрьләргә һәм ятимнәргә нинди файда? Берәр кешене ач үлемнән коткардыгызмы? Сез туздырган акчалар сезнеке түгел. Аларны сезгә Аллаһы Тәгалә сынау итеп, нәрсәгә сарыф итәчәгегезне карау өчен җибәрә. Алар бүген бар, иртәгә юк. Уйлагыз, әлегә соң түгел. Сез бит күпләргә үрнәк күрсәтәсез. Яхшылык, игелек өләшергә кирәк. Исраф итү — зур гөнаһ».

Ә сез бу хакта нинди фикердә, дуслар?

Фото:instagram.com/milagrasss555


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: