Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
28 июль , 15:11

"Эх, минем дә кыз сөясе килгән иде бит..."

"Хатыным көтелмәгән яңалык әйтте - ул авырга узган... "

"Эх, минем дә кыз сөясе килгән иде бит..."

"Йөклелек, бала тудыру турында күбрәк хатын-кызлар язса да, минем дә күңелемдә сакланган авыр хисләр белән уртаклашасым килә", - дип яза социаль челтәрләрдә бер ир.

"90нчы еллар иде ул. Эшсезек, акчасызлык җанга тигән чак. Заводтан биргән кечкенә бүлмәдә хатыным белән ике ул тәрбиялибез. Зуррак фатир бирергә тиешләр иде, эшсез калдым. Нишләргә дә белмим. Аңлыйм, минем иңгә төшкән генә авырлык түгел бу, һәркем ничек булдыра ала, шулай яшәргә тырышты. Инде берничә ай шулай интеккәч, чит өлкәгә китеп эшләү мөмкинлеге чыкты. Ул заманда бит әлеге кебек теләгән чакта кайтып та булмый. Берничә айга китеп эшләргә туры килгән чаклар да булды.

Эшкә урнашып берничә атна үткәч, өйгә шалтыраттым. Хатыным көтелмәгән яңалык әйтте - ул авырга узган... Заманалар авыр булса да, кыз сөеп карыйсы килә иде минем дә. Беләм хатыным да кыз турында хыяллана, турыга әйтергә генә батырчылык итми. Малайларны башлы-күзле итә алсак әле. Тәүдә бу яңалыктан каушап калсам да, чын күңелдән сөендем мин аңа. "Монысы, Аллаһ бирсә, кыз булачак!" - дип тә әйттем әле хатынга. Аның да дулкынлануы тавышына ук чыккан иде.

Ай ярым чамасы үткәч, өйгә кайтырга насыйп булды. Карыйм, хатында әллә ни үзгәреш тә юк сыман. Хәлең ничек соң, дип соравымнан ук барысын да аңлады. "Ярый инде... Төште бит" - дип кенә җаваплады. Артык сорау биреп тору урынсыз иде. Күрәм, бик нык борчылган.

Шулай берничә ел эшләдем мин. Бервакыт отпуск вакытында өйгә кайттым. Без бишенче катта яши идек, лифт юк. Баскычтан менеп киләм. Дүртенче катка җиткәндә, кулымнан кечкенә бер кыз җитәкләп алды. Ап-ак күлмәк кигән, чәченә алсу тасма таккан. Вак чәчләре бөдрәләнеп тора, ә кечкенә җылы, йомшак куллары минем зур, ярылып беткән учларга кереп югалды. Үзе тырышып-тырышып минем арттан калмаска исәпли. Зур итеп атлый да алмый. Тәүдә бер аягын баскычка куя, аннары икенчесен күчерә. Инде өскә менеп җиттек дигәндә туктадык. Чүгәләдем. "Исемең ничек синең?" - дип сорыйм. "Минем исемем юк", - ди. "Әйдә безгә керәбез. Кәнфит яратасыңмы?" - дим. "Юк, мин сезгә кермим. Үзегезгә дә урын юк сезнең", - диде дә кире аска йөгерде.

Баскычка утырдым да уйга баттым. Төш булдымы бу, әллә күзгә күрендеме? Хатыным чыгып кулларын иңбашыма салганчы шулай утырдым. "Син теге вакытта аборт ясаттыңмы әллә?" - дип сорадым шулвакыт. Хатын гаепле рәвештә күзләрен аска төшерде дә: "Әйе. Үзебезгә дә яшәргә урын юк бит", - диде.

Фото: Instagram›egmrm

Автор:Гөлия Мөгаллимова