+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
6 август 2021, 10:33

Язмышлар очраклы булмый

Башкортстанның почта элемтәсе ветераны Альберт Дүсәлимовка – 75 яшь.

Язмышлар очраклы булмый
Язмышлар очраклы булмый

Урта мәктәпне тәмамлаганда ул нинди һөнәр сайлаячагын тәгаен генә хәл итмәгән була әле. Авылда калыргамы, әллә шәһәрдә укырга керергәме? Аттестат алган көнне яшьлек хыялларына бирелеп йөргән егетне мәктәп директоры чакырып ала да: “Синнән менә дигән педагог чыгачак, мәктәпкә эшкә кил. Көзгә читтән торып Бөре дәүләт педагогия институтына укырга керерсең. Синең кебек яшь, егәрле һәм таләпчән белгечләр җитми мәктәптә”, – ди. Альберт Ләлә Габдрахман кызының тәкъдимен кире какмый. Сентябрьдән тарих һәм физкультура фәннәреннән укыта башлый. Ә инде югары уку йортына керү теләге хыял түгел, чынбарлыкка әверелә.
 
Сүзем Чакмагыш районының Киндеркүл авылында туып-үскән Башкортстанның почта элемтәсе ветераны Альберт Дүсә­лимов турында. Егерме елга якын республиканың почта элемтәсе идарәсе начальнигы вазыйфасын башкарып, лаеклы ялга чыкты. Бу көннәрдә 75 яшьлек юбилеен билгели.
Кеше язмышын еш кына көтелмәгән, очраклы хәлләр үзгәртеп җибәрә. Альберт Турьян улы да, бәлки, зур исемнәргә лаек булган педагог яисә туган районында вазыйфалы түрә дә булыр иде. Әмма армиядән кайткан егетнең башкалага картәтиләренә кунакка килүе, Уфа почтамты янындагы игъланнар тактасына күз ташлавы аның гомерлек язмышында хәлиткеч роль уйный.
Хәер, Альберт Турьян улы турында сөйләгәндә аның бай тормыш юлы гел генә очраклы хәлләрдән тормавын, ә гади авыл малаеның республика почта элемтәсе идарәсе начальнигы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелүендә үз тырышлыгын, яңалыкка омтылуын һәм нинди вазыйфада булса да, һәрвакыт кешеләр мәнфәгате өчен янып-көеп эшләвен күрәсең.
Юбилей алды көннәрендә без аны редакциягә чакырырга булдык. Үз-үзен тотышындагы гадилеге дә, егетләргә хас җитез хәрәкәте һәм йөзендәге дәрт тә Альберт Турьян улының тормыштан ямь табып, бәхетле гаилә шатлыгында яшәвен күрсәтә кебек. “Кызыл таң”ның якын дусты булуын ассызыкларга да кирәктер. Чөнки, “почта реформасы” елларында ул кимүгә йөз тот­кан милли басмалар арасында “Кызыл таң” гәзитенең тиражын саклап калуда зур ярдәм күрсәтте. Үзе әйтмешли, аның серләрен “бер Ходай” гына белә. Менә шуның өчен дә күркәм юбилей көннәрендә өлкән яшьтәге “Кызыл таң”ның яшьрәк дус­тын очрашуга чакыруыбыз очраклы түгел. Ни дисәң дә, милли басмалар өчен сынаулы булган елларда Альберт Турьян улы һәрвакыт безнең белән бергә булды. Бергә дип әйтүем шуңа: республика авылларында абунәчеләр санын саклап калуда аның канаты астында эшләгән меңнәрчә почтальон белән бер сукмактан бергә атладык, тираж җыйдык.
Альберт Турьян улының халыкка, илгә тугры хезмәт итүе лаеклы бәя алды. Ул “Башкортстан Республикасының атказанган элемтәчесе”, “Русиянең атказанган элемтә хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәргә лаек булган, Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы иясе. Ярослав Мудрый исемендәге шәрәфле тарихи билге, Халыклар дуслыгы, “Почет” һәм “Дан” орденнары белән бүләкләнде.

– Альберт Турьянович, Сезне редакция коллективы һәм мең­нәрчә “Кызыл таң” укучылары исе­меннән күркәм юбилеегыз белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез. Гаилә иминлеге һәм сә­ламәтлек телибез. Җәмәгатегез Фәридә Касыйм кызы белән бик озак еллар балалар, оныклар куанычын кичереп яшәргә язсын!
– Җылы котлауларыгыз өчен рәхмәт. Менә бит, лаеклы ялга чыгып, байтак вакыт үткәч, яраткан гәзитем “Кызыл таң” редакциясенә килү, исемнәрен мәкаләләре аша гына укып белгән журналистлар белән очрашу насыйп булды. Яшермим, татар булганым өчен генә түгел, “Кызыл таң” миңа бәләкәй чакта ук дөньядагы иң зур гәзит булып тоела иде. Ялгышмаганмын, әлегә кадәр ул халыкчан, гаделлек белән сугарылган басма булып кала. Почта хезмәте белән бәйле гомеремдә мин “Кызыл таң”сыз яшәмәдем. Мактансам да курыкмыйм: заманында “давыллы сәясәт” чорларында без гәзитне, аның укучылары санын саклап калу өчен “Кызыл таң”чылар белән бергә тырыштык.
 
– Әгәр мәктәптән соң укытучы һөнәрен сайлаган булсагыз, бәлки, авыр вакытта безне яклардай Сезнең кебек дусларыбыз да булмас иде, шулай бит. Ярым шаяру белән әйтелгән сүзләрдә дөреслек тә бар, дип уйлыйм. Гомумән, югары белемле педагог булырга әзерләнгән егетнең ул елларда туган авылын ташлап китүе кечкенә батырлыкка да тиң кебек.
– Гаиләбездән башлыйм әле. Тугыз бала үстек, дүртебез – малайлар. Мин бишенче бала идем. Әлбәттә, әти-әниебезгә рәхмәтлебез. Эшкә өйрәт-теләр. Тәүфыйклы, игелекле булуыбызны теләделәр. Балаларның бишесе кыз булса да, йорт эшләрендә гел генә күмәк булдык. Без авылда хезмәт сөюебез белән аерылып тордык.
1970 еллардагы колхозларны күз алдына китерәсездер инде. Күмәк хуҗа­лыкта эшсез кеше юк иде. Әмма яшьләргә ниндидер һөнәр табу авыррак булды. 11нче сыйныфны гына 25 малай һәм кыз тәмамладык. Авылдан читкә китүчеләр дә әллә ни күп түгел иде. Ә менә мәктәптә укытучылар җитешмәве үзен бик сиздерде. Шуңа күрә дә мәктәп директорының эшкә чакыруын шатланып кабул иттем. Өч айга якын укыткач, армиягә алдылар. Балалар белән эшләве дә мавыктыргыч иде. Солдатка озатканда: “Минем урынымны саклагыз, мәктәпкә кайтачакмын”, – дип киткән идем. Барысы да син уйлаганча гына булмый икән шул, язмыштан узып булмады.
– Армиядән кайткач, Уфага бармаган булсагыз, бәлки, Сезне көткән мәктәптә калган булыр идегез әле...
– Бармыйча булмый иде шул. Башкалада байтак еллар элек районнан күченеп киткән картәтиләрем, туганнарым яши иде. Кунакка барырга, хәлләрен белеп кайтырга уйладым. Уфа урамнарына сокланып, барлык дөньямны, хәтта мәктәптә укучыларым көткәнне дә онытып, “исереп” йөргәндә күзем игъланнар тактасына төште. Уфа почтамты янәшәсендә иде ул. Нинди көч тартып алып килгәндер ул “такта” янына?! Шунда “Даими эшкә электромонтерлар таләп ителә” дигән язуга күзем төште. “Ялгызларга тулай торактан урын бирелә” дигәне тагын да ымсындырып куйды. Нәрсә эшләргә? Мәктәпнең тулай торагы да юк.
Алсалар – биредә эшкә урнашам, дигән уй юк иде әле башымда. Бераз уйланып йөрдем дә, почтамт ишеген ачып, эчкә үттем. Төньяк флотта өч ел хәрби корабта электромеханик булып хезмәт итүем дә хисләремне көчәйтеп җибәрде. Димәк, электромонтер булып та эшли ала торганмындыр, дип уйладым. Кадрлар бүлегендә минем кергәнне көтеп кенә торгандай күренделәр. Сөйләштек. “Иртәгәдән эшкә чык, тулай торактан урын булыр”, диделәр.
Тиешле адрес белән туганнарымны эзләп тапкач, алар белән киңәш­ләшермен дип уйладым. Уйланган саен шәһәр тормышы ныграк тарткан кебек күренде. Игъланнар тактасына якын бармаган булсам, бәлки, бу кадәр баш ватмас идем дип тә үкенәм. Әмма көтелмәгән хәлләр моның белән генә чикләнмәгән икән әле. Абзыйларыма килеп керсәм, күзләрем кухняда җиңгәмә ­ярдәмләшеп йөргән бик чибәр кызга төште. Сылу кыз да диңгезче формасын кигән егеткә битараф калмады шикелле. Менә шулай таныштым булачак хатыным – Благовар районының Хәйдәр авылы кызы Фәридә белән. Ул да күптән түгел генә Уфага килеп, телефон аппаратлары заводына җиңгәм янына эшкә урнашкан булган. Фәридәнең дә яшәр урыны булмаган һәм шунлыктан, җиңгәм аны вакытлыча яшәп тору өчен үзләренә алып кайткан.
Менә шушы бер көн эчендәге көтел­мәгән ике вакыйга мине Уфада калдырды. Еллар үткәч тә, уйларыма кире кайтып, карарым дөрес булгандыр, дигән нәтиҗәгә киләм. Бала күпме булса да кадерле, әти-әниләрнең берсе дә аларны үзләреннән читкә җибәрергә теләми торгандыр. Ачыктан-ачык әйтмәсә дә, әти минем Уфага эшкә урнашуымны хуп­лый иде кебек.
 
– 1968 елда Сезнең Уфа почтамтына электромонтер итеп эшкә кабул ите­лүегезне олы тормыш юлының кечкенә сукмагына аяк басуыгыз дип әйтергә буламы?
– Мин ул елларны почта хезмәтендә генә түгел, тоташ ил күләмендә зур төзелешләр, матур үзгәрешләр чоры дип бәяләр идем. Элемтә тармагы көндәлек яшәешебезнең әһәмиятле өлеше булды. Нәкъ шул елларда шәһәр-авылларда элемтә челтәрләре үсте­релде, матди базасы ныгытылды, почта бүлекчәләре төзелде. Болар һәммәсе дә мөһим дәүләт сәясәте белән бәйле булды.
Белемле, үз эшенә җаваплы кадрлар да күп таләп ителә иде. Бераздан мине дә өлкән электромеханик вазыйфасына үрләттеләр. Ә инде Уфа почтамтының гәзит-журналлар экспедициясенә инженер итеп күчерелүемне зур ышаныч күрсәтү буларак кабул иттем. Эшләве дә күңелле иде ул елларда. Советлар Союзы дөньяда иң күп укучы халыклы ил иде. Башкортстанда да 5-6 басмадан ким алдырган гаиләләр бик сирәк иде. Мин “Кызыл таң” гәзитенең гомум тиражы 120 мең данәгә җиткән елларын да яхшы хәтерлим. Аның ни сәбәпле башка милли басмалардан тиражы зуррак соң, дип баш ваткан зур түрәләрнең шелтәләвен дә ишеткәнем булды.
Гәзит-журналлар күп булса да, без аларны подписчикларга вакытында илтеп җиткерү мәсьәләсен ныклы контрольдә тота идек. 1973 елда гәзит-журналлар экспедициясе начальнигы вазыйфасына тәгаенләнүем әлеге җаваплылыкны тагын да көчәйтте.
 
– Сез почта хезмәтендә хезмәт баскычы буйлап түбәннән күтә­релгәнсез. Югары махсус белемегез булмау комачауламадымы?
– Әлегә кадәр гәзит-журналларны сортировкаларга аеру, нигездә, кул көче белән башкарыла иде. Аны механикалаштыру бурычын куйдык. Әмма эшне энәсеннән җебенә кадәр үзең аңла­масаң, башкалардан ничек таләп итәсең? Төпле белем үземә дә кирәк иде. Читтән торып Куйбышев (хәзерге Самара) элемтә техникумына укырга кердем. Арытаба Куйбышев электр-техник институтының элемтә факультетын һәм Бөтенсоюз финанс-икътисад ин­ститутының Уфа филиалын тә­мам­ладым. Әлеге вазыйфаларда озак эшләмәдем, Уфа шәһәре Совет райо­нының элемтә узелы начальнигы урынбасары вазыйфасына күчерделәр.
 
– Тармакта, подразделение җитәк­чесе буларак, Сез 1984 елда эшли башлагансыз. Ул еллар хәтерегездә ничегрәк калды?
– “Үзгәртеп кору” җилләре башланырга бер ел кала мине Уфа тимер юл почтамты җитәкчесе итеп тәгаенләделәр. Ул республика почта тармагының иң мөһим, җаваплы участокларының берсе иде. Почтамт карамагында булган тимер юл вагоннары гына да 80нән артык. Мин анда эшләгән елларымны, никадәр генә катлаулы булса да, сагынып искә алам. Биредә, шәһәрдәге башка участоклар белән чагыштырганда, киеренкерәк, хәтта кызыклырак та иде.
 
– Альберт Турьянович, ил таркалгач, республиканың элемтә идарәсе дәүләт предприятиесе итеп үзгәртелде. 1992 елның көзендә ул хосусыйлаштырылды һәм “Башинформсвязь” акционерлар җәмгыяте булды. Почта элемтәсе аның составына кертелде. Зур ышаныч күрсәтеп, Сезне җәмгыятьнең генеральный директоры урынбасары итеп тәгаенләделәр. Сез бу яңалыкны һәм бу вазыйфаны ничек кабул иттегез?
– Әлбәттә, почта хезмәтен үзгәртү, реформалаштыру мәсьәләләре күптән ил күләмендә хәл итүне көтә иде. Бу юнәлештә тәгаен дәүләт сәясәте булмау дистәләрчә еллар дәвамында җыелып килгән каршылыкларны хәл итүне кичектереп, хәтта тоткарлап та торды. Элеккечә яшәү мөмкин түгеллеген яхшы аңлый идек.
Шунысын да ассызыклап әйтергә телим: Башкортстан элемтәчеләре илдә беренчеләрдән булып тармакта хезмәтне оештыруның заманча шартларына күчә башлады һәм алар яхшы нәтиҗәләр бирүен күрсәтте. Әлеге үзгәрешләр, һичшиксез, республика элемтә тарма­гының шәрәфле аксакалы Салават Гайсинның зирәклеге, тырышлыгы һәм алга карап фикер йөртә белүе белән бәйле булды.
Шул ук вакытта элемтә тармагы белән почтаны бер түбә астында бер­ләштерү үзен акламый иде. Һәм 1992 елда Русия Хөкүмәте почта элемтәсе челтәре нигезендә үзаллы тармак оештыру турында карар кабул итте. Шуңа ярашлы, Башкортстан Президентының 1995 елның 17 августындагы указына ярашлы, почта идарәсе “Башинформсвязь” акционерлар җәмгыятеннән аерылып чыкты. Менә шушы көннән башлап республика почта элемтәсе идарәсенең яңа тарихы башланды.
– Яңа идарәгә җитәкчелек итүне Сезгә йөкләттеләр. Сезнең биредә федераль дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булуыгыз, республика шәһәр-авылларындагы почта биналары төзелеше турында кабатлау урынсыз, ул күпләргә мәгълүм. Сезнең почта хезмәтенә җитәкчелек иткән елларда хәтерегездә калган иң мөһим вакыйгалар кызыксындыра.
– 1995 елда “Башинформсвязь”дән аерылып, яңа идарә оештырылу һәм аңа җитәкчелек итә башлау елларын, гомумән, яшәү сәләтенә “имтихан тотуыбыз” булгандыр, дип уйлыйм.
Уйлап карагыз: шәһәр почтасы белән әллә ни проблема юк кебек. Ә авыллардагысы белән эшне җайга салу авыр иде. 20-30 йортлы авылда яшәүче дә матбугат басмасы, пенсия, пособие ала. Район үзәгеннән шактый ерак урнашкан авылларга да шул ук игътибар кирәк. Болар һәммәсе дә транспорт, башка чыгымнар белән бәйле. Оп­тимальләштереп тә булмый, чөнки, халыкның почта хезмәтенә йомышы төшми калган көн дә юк.
14 меңле коллективны эшле итү, хезмәт хакын вакытында түләү өчен өстәмә табыш, керем алуның яңа чыганаклары турында уйларга кирәк иде.
Әлбәттә, “Башинформсвязь” белән бер предприятие булганда почта хезмәте иркенрәк яши иде. Коллек­тивның таралуына, республика почта хезмәтенең юкка чыгуына юл куймас өчен тармак эчендә реформалар, яңа эш алымнары һәм хезмәт күрсәтүләр таләп ителә иде. Һәм без шул эшне башладык.
– Ничектер, баштарак почта бүлекчәләренең он, шикәр комы белән сәүдә итүе сәер тоела иде. Ә почтальоннарның халыкка шампунь, кәнфит һәм башка кирәк-ярак тәкъдим итүе бөтенләй дә гаҗәп тоелды. Хәтта, үземдә дә, бәлки, гәзит-журналга караганда, почтага кәнфит сату табышлырактыр, дигән уй туа иде.
– Матбугат басмаларының бәясе кыйммәтләнде, тиражлары кими. Пенсия яисә пособие таратып кына да яшәп булмый. Сәүдә эшчәнлегенә тотыныуыбыз иң ышанычлысы булды. Башта, әлбәттә, бигрәк тә авыл халкы дөрес кабул итмәгән иде. Икенчедән, сәүдә предприятиеләренә җитди көндәшбез. Ә кайсысының халык сораган товарны өенә үк китереп биргәне бар? Без шулай эшләдек һәм “башка чыккан”нан соң шулай аякка баса башладык.
 
– Үзегезнең басманы чыгара башлап, тиражы буенча республика басмаларының да “борыннарына чирткәнегез” хәтердә.
– Көндәш булгандырбызмы – әйтә алмыйм. Әмма анысы да табыш алуның бер чыганагы булды. Кызганычка каршы, “татлы калҗа” югарыдагы иптәшләрне дә ышандырган булган.
Хәтерегездә булса, ул басма “Курьер” дип аталды һәм дүрт юнәлешкә махсуслашкан иде, ягъни, дүрт басма буларак нәшер ителде. Без анда укучыларга юридик, гаилә, реклама һәм почта хезмәте эшчәнлегенә кагылышлы мәкаләләр, игълан-белешмәләр, ил һәм республика тормышыннан мөһим вакыйгалар турында язмалар бирә идек. Дүрт басманы берләштергән “Курьер”­ның гомум тиражы 300 мең данәдән артты. Табышы да көнләшерлек булгандыр. Үз эшегез белән генә шөгыль­ләнергә кирәк, дип, хөкүмәт карары белән “Курьер”ны “Башинформ”га тапшырырга куштылар. Мондый эшчән­легебезне туктатмаска уйладык. “ПочтаПресс” дип аталган гәзит ачтык. Иҗади коллектив тупланган иде инде. Басманың тиражы да 200 мең данәгә җитте. Атнага бер тапкыр нәшер ителүче гәзитне алдыручылар айдан-айга арта барды. Кызганычка каршы, мин пенсиягә киткәч, ниндидер сәбәпләр аркасында анысы да чыгудан туктады.
 
– Сүз тармактагы реформалар турында барганда Сезгә тагын бер сорау бирмичә булдыра алмыйм. Үзгәрешләр Сез җитәкчелек иткән елларда ук башланган иде бит. Ничек уйлыйсыз, алар дөрес юнәлештә барамы? Элемтә ветераны буларак, бәлки, тәкъдим­нәрегез дә бардыр?
– Кем әйтмешли, кыйблабыз дөрес иде. Әйтик, 1998 елда, ягъни, үзаллы эшли башлавыбызның өченче елында, республика почта тармагының тулаем кереме ике тапкыр артты. Күпчелек юнәлештә зыянга эшләүдән туктап, табыш ала башладык. Нәкъ шушы чорда хезмәт хакларын күтәрү, матди-техник базаны ныгыту мөмкинлекләре артты. Районнарда, авылларда төзелгән, ремонтланган почта бүлекчәләре саны күбәйде. Ә инде Чакмагыш районында республиканың барлык почта хезмәт­кәрләре балалары өчен сәламәтлек лагере ачылу аеруча зур шатлык булды. Янә дә 2011 елда Уфа радио-электроника колледжында “Почта элемтәсе” белгечлеге буенча бүлек ачылуы тармакны һөнәри кадрлар белән тулыландыруда зур ярдәм булды.
Кызганычка каршы, яңа гасыр башыннан бирле дәвам иткән реформалар соңгы унъеллыкта аңлаешсызрак юнәлеш алды. Беренче чиратта төбәкләрдәге почта элемтәләре юридик берәмлек буларак үзаллылыгын югалтты. Хәзер Башкортстан почтасы да Мәскәүдәге баш предприятиенең структур берәмлеге булып кына исәпләнә. Үз фикеремне белдерүдән уңайсыз­ланмыйм. Бәла шунда: Федераль почта хезмәте җитәкчелеге бик еш алыштырыла башлады. Кайберләрен хәтта коррупция белән шөгыльләнүдә гаеплә­деләр. Әгәр җитәкче вазыйфасы тотрыклы түгел икән, үсеш турында фикер йөртү урынсыз. Һәр яңа килгән җитәкче – яңа команда, яңа бурычлар дигән сүз. Алар ел саен алыштырыла икән – бу бик начар хәл!
Без элек тулы хуҗалык исәбендә идек, үз көнебезне үзебез күрдек. Юрганыбызны аягыбызга карап суздык. Хәзер хәл бөтенләй башкача. Каләм сатып алу өчен дә Мәскәү рөхсәте кирәк.
Мин тагын бер нәрсәне аңламыйм. Һәр почта бүлекчәсендә диярлек “ПочтаБанк” хезмәте эшли. Идеясе яхшы, халыкка төрле хезмәт күрсәтә дип уйларга була. Әмма анда илдәге билгеле бер банк хезмәткәрләре утыра икән, күрсәтелгән хезмәттән алынган барлык керем дә шушы банк исәбенә китә. Ә банк почтага аренда, коммуналь хезмәтләр өчен күпмедер күләмдә “тиен”нәр түли. Ә бит бу хезмәтләрне почта үзе дә банк ярдәменнән башка күрсәтә алыр иде. Ул чагында керем тулысынча почтаның үзендә калачак. Монысы да Мәскәү аша хәл ителгәч, күрәсең, “чаң сугу”ның бер файдасы да юктыр. Шәхси фикерем, борчылуларым буларак әйттем мин боларны. Шулай да почта элемтәсе хезмәтенә дәүләтнең карашы уңай якка үзгәрергә тиеш дип исәплим. Почта эшчәнлеге социаль-сәяси тотрыклылык мәсьәләләре белән дә бәйле. Һәм почта хезмәткәрләренә караш гәзит-журнал яисә пенсия таратучыларга булган кебек кенә чикләнергә тиеш түгел.
 
– Почта бүлекчәләренең сәүдә белән шөгыльләнүе начар түгел дә инде. Алар халыкның ихтыя­җын канәгатьләндерергә, сәүдә әйләнешен үстерергә дә ярдәм итә.
– Чынлыкта сез әйткәнчә булса, мондый эшчәнлекне яхшы дип әйтә алыр идек. Шулай да соңгы елларда тармакта сәүдә әйләнеше сүрелгән кебек күренде. Мин дә бу хәлгә борчылам. Чөнки күпмедер табыш алынып җитми дигән сүз. Сәүдә эшчәнлеге дә Мәскәү “кулы белән” бәйле. Республика авылларында халыкка нәрсә кирәген, аны ничек сатарга икәнен Мәскәү хәл итә. Имеш, аннан яхшырак күренә. Хәтта товарны да, зур машиналарга төяп, аннан китерәләр. Монысы миңа бөтенләй аңлашылмый. Күпме юл үтәргә, чыгым түгәргә кирәк?
Ни өчен Башкортстан авылларында республикада җитештерелгәнне сатарга рөхсәт ителми? Үзебездә дә Мәскәү­некеннән ким булмаган, хәтта сыйфатлырак товар, продукцияләр җитештерелә бит. Менә шулай, авыл почтальоны бүген гәзит-журналга ничек итеп күбрәк кешене яздыру турында уйласынмы, әллә Мәскәүдән җибәрелгән товарны кайчан тизрәк сатып бетерим, дип баш ватсынмы? Мондый караш почта хезмәткәрләренең еш кына эшеннән китүенә бер сәбәп тә булып тора. Әйткәндәй, мин Уфа шәһәре читендә – Булгаково авылында яшим. Безнең йортка почтальонның кайчан кергәнен хәтерләмим. Ә без, ни сәбәпле гәзит-журналга язылучылар кими, дип борчылабыз. Яшермим, үземнең дә еш кына кулыма каләм аласы, истәлекләрем, фикерләрем белән уртаклашасы килә, әмма һаман да пенсионерның вакыты җитми.
 
– Лаеклы ялга чыкканнар, гадәттә, вакыт җитми, өлгереп булмый, дип аклана, үзен тынычландыра. Булгаковода авыл тормышы “басамы”, әллә оныклар, башка эшләр тынгы бирмиме? 75 ел матур гомер кичергән ир узаманыннан “Сез бәхетлеме?” дип соравы да урынсыз кебек.
– Аллаһка шөкер, Ходайга рәхмәт­лемен, Фәридә апагыз белән матур гомер кичерәбез. Кызыбыз Рина һәм улыбыз Айрат, шулай ук, матур гаилә корып, безне оныклар белән куандырып яшиләр. Ринаның ике кызы, бер улы бар. Бер системада эшләдек. “Баш­кортстанның атказанган элемтәче­се” дигән мактаулы исем иясе. Айратыбыз – банк хезмәткәре. Берсеннән-берсе шук һәм акыллы өч малай үстерәләр. Фәридә Касыйм кызы белән бергә гаилә коруыбызга быел 51 ел булды. Бәхетле яшибез, күз тимәсен дип кабатларга телим. Әгәр гомер йомгагын сүтеп булса, мин ул “бәйләм” күбрәк шатлык-куаныч­лардан чорналган дип әйтер идем.
Туган ягым белән дә бәйләнешем өзелмәде. Анда туганнарыбыз бар. Еш булмаса да, кайтырга тырышабыз. Әнә шул бәйләнеш, аралашу, туган җирне онытмау яшәү тамырларына көч бирә, дип уйлыйм. Берничә ел элек авылдашларым Зәйтүн Әхмәтшин белән Илдус Габдуллинның Киндеркүлебезнең 240 еллык тарихына багышлап язылган китабын нәшер итүдә ярдәм итә алуым белән дә горурланам. Авылдашларым рәхмәт йөзеннән Аллаһ йортына әнием Минзадә исемен бирде. Күмәк көч белән Булгаково авылында да күркәм мәчет салуга ирештек. Яшь өлкәнәя барганда мондый изге гамәлләр башкару да олы бәхет бит ул!
 
– Ихлас әңгәмәгез өчен рәхмәт, Альберт Турьянович! Соңгы сорауга да җавап бирсәгез иде. Вакыт табып булса, кулга каләм алыр идем, дигән фикерегез әңгәмә буе тынгы бирмәде. Тәүдә нәрсә турында язар идегез, сер булмаса?
– Мин бу турыда матбугатта бер генә журналистка да әйткәнем юк иде, “Кызыл таң”да серемне ачам инде. Мәктәптә укыганда мин стена гәзите мөхәррире идем. Юрий Гагаринның җиһанга очкан елы. Шуңа да гәзитне “Восток” дип атадык. 9-11нче сыйныфларда үзебезнең район гәзите “Игенче”гә язган мәкаләләремне дә онытмыйм. Авыл тормышы, мәктәп хәлләре турында иде ул язмаларым. Менә шулай, бәлки, журналист һөнәренә ия булырмын дип хыялланган чаклар да булгандыр. Күрәсең, канат куючы, дәртләндерүче булмагандыр.
Шуңа күрә дә гәзит сүзенең никадәрле көчле, тәэсирле булуын аңлыйм. Кызганычка каршы, “ташка басылган” сүзнең асылы югала. Бигрәк тә үзәк матбугатта, телевидениедә. Авылда халыкның зур көч салып басуда эшләүче, фермада ит-сөт җитештерүче батырлары турында бер сүз юк. Инде урак эшләре күптән башланды. Анысын да күрмиләр. Үзәктә – ямьсез кыланган артистлар тормышы, олигархлар, үлемечле фаҗигаләр, власть өчен сугышлар...
“Кызыл таң”чыларга теләгем шул: үз йөзегезне беркайчан да югалтмагыз, сезнең хезмәтегез гаделлек, тугрылык, ватанпәрвәрлек, намус төшенчәләре белән бәйле булуын онытмагыз.

Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: