+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
9 август 2021, 17:07

Хәния Фәрхинең тагын бер туганы вафат

Хәсрәт китабына янә бер бит өстәлгән...

Хәния Фәрхинең тагын бер туганы вафат
Хәния Фәрхинең тагын бер туганы вафат


Бу хакта аның бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза:

"Алисау, сеңелем, син юклыкка күңел дә, йөрәк тә ышанмый.... Зәңгәр кузләрең, алсу йөзләрең мәңге онытылмас. Яшәдең, яшьнәдең дә, атылган йолдыз кебек, кинәт кенә сүндең дә куйдың. Синдәйләр югалмый, сүнми, күз нурым. Синдәйләр, күкләрдән яңадан балкыйлар, нур булып. Алланын рәхмәтендә бул, якыным".

Инстачылар Фирүзә Ибәтуллинаның кайгысын уртаклаша. «Коронавирустан вафат булдымы әллә?» — дип тә язганнар. Сорау әлегә җавапсыз калган.

Алиса Фирүзәнең туганнан туган сеңлесе булуы билгеле.

Фото: "ВКонтакте"

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: