+29 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
10 август 2021, 16:05

"Җәй сылуы" дуслары күп булуы белән бәхетле!

“Кызыл таң”ның “ВКонтакте” төркемендә “Җәй сылуы” фотоконкурсы бик мавыктыргыч барды. Бәйгенең соңгы көненә кадәр бер генә сылуыбызны да ярыш чәме ташламады. Шул ук вакытта бу бәйге дуслары күп булган кешеләрнең никадәр көчле булуын да күрсәтте.Бу бәйгедә икенче урынга лаек булган Кырмыскалы районының Иске Шәрәй авылы сылуы Ләйсән Шәрипова да тугры дусларының күп булуына сөенеп яши.

"Җәй сылуы" дуслары күп булуы белән бәхетле!
"Җәй сылуы" дуслары күп булуы белән бәхетле!

Ләйсән Хәзит кызы – тумышы белән Бакалы районының Яңа Корыч авылыннан. Менә инде 10 елдан артык ул Кырмыскалы районында яши һәм шул ук вакыт дәвамында Сахай авыл биләмәсе хакимиятендә эшләргә идарә итүче вазыйфасын башкара.

Бу вакыт эчендә бурычларын намуслы башкаруы, халык белән җиңел генә уртак тел таба белүе, җаваплылыгы нәтиҗәсендә җитәкчелекнең дә, хезмәттәшләренең дә, авыл биләмәсендә яшәүчеләрнең дә хөрмәтен яулап өлгерде ул. Шуңа әлеге бәйгедә дә аны хуплаучылар бихисап булды.

Кырмыскалы һәм Бакалы районнарыннан тыш, Татарстан Республикасы һәм хәтта Төркиядә яшәүче туганнары, дуслары да аның өчен тавыш бирде. Әлбәттә, Әлмәт дәүләт нефть университетында укучы улы Илвир һәм балалар бакчасына йөрүче кызы Әдилә дә әниләренә көч биреп, аның өчен җан атып тордылар.

- Бәйгедә бүләк өчен түгел, барлык уй-теләкләрне, хыялларны тормышка ашырырга мөмкин булуына тагын бер тапкыр инанасы һәм башкаларга да моның мөмкин булуын күрсәтәсе килде. Бу бәйге миңа онытылмаслык тәэссоратлар бүләк итеп, шатлыкта да, авыр минутларда да ярдәмгә әзер булган туганнарымның, дусларымның шулкадәр күп булуын күрсәтте, - ди Ләйсән, бәйгене оештыручыларга да, аның өчен тавыш бирүчеләргә дә зур рәхмәтләрен җиткереп.

Фото: гаилә архивыннан.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: