+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
1 сентябрь 2021, 09:52

"Иремә сабый бүләк итә алмадым..."

Бүген күпләр балаларын мәктәпкә, балалар бакчасына озата. Балалары булмаганнарның йөрәге ничек түзә икән?..

"Иремә сабый бүләк итә алмадым..."
"Иремә сабый бүләк итә алмадым..."
Бүген күпләр балаларын мәктәпкә, балалар бакчасына озата. Балалары булмаганнарның йөрәге ничек түзә икән?..

"Бәхет бөтен кешенең дә бертөрле, әмма бәхетсезләр төрле-төрле", дигән әйтем бар. Чыннан да, гаилә тормышыннан канәгать булмаучылардан нинди генә хәлләр ишетмибез! Социаль челтәрәрдә киңәш сораган бер хатынның хатына туктыйк.

"Кызлар, киңәш бирегез. Ирем белән 8 ел яшибез. Мөнәсәбәтләр яхшы булды, үзара аңлашу, уртак мәнфәгатьләр, аралашу. Ләкин мин бала таба алмыйм. 2 тапкыр эко эшләдек, барып чыкмады. Яшем инде 40тан өстә. Аның бала теләве бәйләнчек бер фикергә әйләнде. Мин төрле вариантлар тәкъдим иттем, мәсәлән, уллыкка алырга, мин уллыкка алынганга шат булыр идем, чөнки миңа алар бик кызганыч. Ләкин ирем катлаулы юллар теләми. Башка хатын-кыз аңа бәби тудыра ала бит. Ә ул минем аның өчен иң кадерле кеше булуымны ассызыклый, ләкин баласыз яшәргә теләми. Хәзер башкаларга карый башлады... Миңа бик авыр, һәрвакыт елыйм, хәтта үз-үземә кул салу турындагы уйлар да бар, алга таба ничек яшәргә икәнен күз алдына да китерә алмыйм. Барысының да балалары бар, мин үземне алардан түбән күрәм", - дигән ул.

Әлеге хатынга 180гә якын кеше комментарий язган. Шулар арасында гаиләне сакларга тырышу турында бер генә сүз дә юк. Киресенчә, иреннән китәргә тәкъдим итә күпләр. "Әгәр дә сәламәтлегегез яхшы икән, башка кешедән тудырыгыз. Мондый хәлләр бихисап. Ә бу ирегез барыбер инде сезгә чын ир, терәк була амаячак", - ди күпләр.
Ә сез бу хатынга нинди киңәш бирер идегез?
 
Фото:  silavmisli.ru


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: