+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
2 сентябрь 2021, 17:35

"Иремнең читтә баласы бар..."

Моны ничек кабул итәргә?

"Иремнең читтә баласы бар..."
"Иремнең читтә баласы бар..."

Хатын-кызны сабырлыгы, акылы өчен хөрмәт итәләр. Әмма кайбер чакта сабыр булу өчен үзеңне сындырып яңадан ялгарга туры килә. Бу сүзләр, әлбәттә, туры мәгънәдә түгел, әмма күңелдә нәкъ шундый хисләр барлыкка килә.

Чираттагы хатта та шундый хатын-кыз язмышы тасвирлана.

"Ирем белән мәктәптә укыганда ук очрашып йөри башладык. Ул мине бик ярата иде, ә мин хисләремне эчемдә тота торган кеше. Ахирәтләрем алдында, әлбәттә, аның мине шулай күтәреп кенә йөртүе тагын да үсендерә иде.

Ул армиядән кайткач, өйләнештек. Миңа укуны да ташларга туры килде, чөнки бик тиз балага уздым. Тиздән улыбыз туды. Менә шулай матур гына яши башладык. Улыма 11 ай булганда, янә авырга калдым. "Ике кечкенә баланы тәрбияләү авыр булачак", - диде ирем. Аборт ясатыга туры килде.

Гаилә тормышы һәрвакыт сынауларга дучар була. Безне дә авырлыклар читләтеп үтмәде. Ирем эшсез калды. Озак кына эш эзләгәннән соң, ул йөк машинасына водитель булып урнашты. Атналар буе юлда йөри иде. Билгеле, бик нык арып өйгә кайта иде. Ә кайткач шешәгә үрелергә өйрәнде.

Минем бер генә бала белән каласым килмәде. Улым үсеп җиткәч кенә янә авырга уза алдым. Әмма шушы вакытта иремнең башка хатын-кызлар белән чуалуын да аңладым. Аның һәрвакыт алдашуы, кунарга кайтмавы һәм башкалар... Кыскасы, тормышым чын тәмугка әйләнде. Бу борчылулар юкка булмады, карындагы баламны югалттым.

Дәваханәдән кайтып, берничә көн узгач, иремнең телефоны кулыма эләкте. Аның телефонын тикшерә торган гадәтем юк иде, бу юлы нигәдер ачып крарга булдым. Фотолары арасында аңа охшаган кечкенә кыз бар иде. Күңелем кабул итмәскә тырышып ничек кенә бәргәләнсә дә, акылым бу баланың, һичшиксез, аныкы булуын кабатлый. Чөнки ул бик нык аңа охшаган. Тәүдә карышты, аннары дөресен әйтте. Аның читтә 1,5 яшьлек кызы бар. "Баланың әнисе миңа кирәкми, очраклы гына шулай килеп чыкты", - диде ул. Балага даими акча бирүен дә яшермәде.

Ике дистә елга якын бергә яшәгән иреңнән аерылып, улымны әтисез дә итәсе килми. Ирем белән яшәү дә мөмкин түгел. Һәрвакыт нервыланганга күрә, сәламәтлегем дә какшады. Яшәвемнең мәгънәсен тапмыйм", - дигән ул.

Фото: shnyagi.net

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: