+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
7 сентябрь 2021, 17:56

"Әтиемне танырмынмы икән?..."

"Күрше авылга күчеп кайткан, диләр".

"Әтиемне танырмынмы икән?..."
"Әтиемне танырмынмы икән?..."

Ир белән хатынга аерылышу өчен күп кирәкми. Кирәкле гаризаны биреп, милекне бүлеп аласы гына. Әмма бу юридик яктан гына шулай. Аерылышу салган яралар гомер буе төзәлми ул. Аеруча балалар күңелендә. Менә чираттагы хат та шундый әрнүләр белән сугарылган. "Минем хәлдә калучылар мин генә түгел. Шулай да күңелемдәге кичерешләр белән бүлешәсем килә. Миңа 43 яшь. Үз гаиләм, балаларым бар. Ләкин балачагым бик күңелле булмады минем. Әтисез үстем. Миңа 6 яшь чагында әти белән әни аерылышты. Ул вакытта без Үзбәкстанда яши идек. Аерылышканнан соң әни мине үзе белән туган ягына алып кайтты. Әтием дә шушы якныкы. Әти белән әнинең ни өчен аерылышканын төгәл генә әле булса да белмим. Әниемнән аның турында сораша башласам, ачулана иде, үсә бара бу сорауны бөтенләй кузгатмаска өйрәндем. Әнием мәрхүм инде. Шунлыктан авылга да бик сирәк кайтабыз. Инде хәзер күбрәк балалар мәшәкате белән яшибез, вакыт та җитми төсле.

Шулай да бу җәйдә авылга кайтасым килде. Анда безнең ерак булса да туган тиешле апабыз бар. Кайтканда аңа кереп, хәлен белеп чыгабыз. Бу юлы да күчтәнәчләрне төяп кереп, чәй табыны артына утыргач, ул миңа әтиемнең кайтканлыгын әйтте. Күрше авылда иске генә өй алып, шунда күченеп кайткан ул. Берүзе яши икән. Мин аны балачактан башлап күргәнем юк... Ничектер, ят кеше кебек ул миңа. Шулай да күңелдә ниндидер хисләр дулый. Балачакта әтине сагынып елауларым турында да уйлыйсым килми. Акыл белән эш итәсем килә. Шулай да, инде тормыш уртасына җитеп килсәм дә, әтинең җылы кулары белән аркамнан сөюен бер тоясым килә", - дигән ул.

Фото: heaclub.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: