+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
8 сентябрь 2021, 12:48

Оныгымны бер генә күрсәт, килен...

"Беркөн урамда әнисе белән күрдем аны. Бетеп улымның бәләкәй чагына охшаган".

Оныгымны бер генә күрсәт, килен...
Оныгымны бер генә күрсәт, килен...

Гаиләләр таркалу бүген еш булса да, үзебезнең гаиләдә булган хәлләр турында язасым килә. Берничә ел элек улым хатыны белән арылышты. Килен һәрвакыт акча җитмәүгә зарлана иде. Мин моңа бик ышанмыйм, чөнки улым яхшы урында эшли. Үз фатирлары, машиналары бар. Балага ике яшь тулгач, улым аерылышырга гариза бирде. Ни булганын төгәл генә аңламадык та. Фатирны киленгә калдыру, даими алиментлар түләү шарты белән генә килен аерылышуга ризалык бирде. Улым, арендага түләп, башка фатирда яши башлады. Алиментын вакытында күчереп баралар, улына бүләкләр дә еш ясый. Әмма килен бала белән күрешергә генә рөхсәт итми. Әле пандемия, әле бала авырый, әле вакыт юк... Сәбәпләре күп инде аның. Тәүдә улым төрлечә бала белән очрашырга тырышып карады. Инде суд юлларында да күп йөрдек. Килен һәрвакыт үзен кимсетелгән, алданган хатын итеп күрсәтә. Улым ничек булса да бала белән очрашырга тырышса да, минем ирем белән алай киленне йөдәтәсем килми. Башка җиргә китеп, оныкны бөтенләй күрә алмабыз, дип куркам.
Беркөн урамда очрадым аларны. Ниндидер түгәрәктә шөгыльләнеп кайтып киләләр иде. Оныгым үскән, бетеп улымның бәләкәй чагына охшаган. Мине күргәч, танымады. Оныткан инде ул безне. Сумкамда балага берни дә булмагач, киленгә акча бирдем. Балага берәр нәрсә алгандыр инде.

Берничә көннән киленгә шалтыратып, бакчадан төрле җиләк-җимеш җыеп килүемне әйттем. Аларга да илтеп бирәсе килгән иде. "Без аларны сатып алдык инде. Кирәкми. Башкача балага күренмәгез, беркөн дә сезне күргәннән соң, өйгә кайткач куркып елады", - ди. Курыкмады ул миннән. Киресенчә, балалар бачасындагы хәлләрне дә сөйләде әле.

Хәзер улым икенчегә өйләнде инде. Балага вакытында алимент түли, әмма, белүемчә, очрашулар эзләми. Хатынының беренче иреннән баласы бар. Хәзер андагы мәшәкатьләр белән яши. Ә безнең үзебезнең оныктан аерыласы килми. Безнеке бит ул. Инде гомеребез дә әллә күпме түгелдер, ни өчен соң үз оныгыбызны күрә алмыйбыз? Инде моның өчен күпме күз яше түктем", - дигән социаль челтәрләрдә өлкән яшьтәге бер апа.

Фото: vse-pro.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: