-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
10 сентябрь 2021, 09:26

Азат Фазлыев әтисен күккә алып менгән

Кем мактый, кем гаепли үзен...

Азат Фазлыев әтисен күккә алып менгән
Азат Фазлыев әтисен күккә алып менгән

Җырчы Инстагармда әтисе белән видеоязмалар, фотолар куйган һәм болай дип язган:

«Әти белән диңгездә без. Бик рәхәт!Хәтерлим: беренче тапкыр зур сәхнәдә - район үзәгендә баянга җырлап кайткач, миңа 1000 сум акча түләгәннәр иде. Ул вакыт өчен ул акча бик зур иде. Кайткач, ул акчаны әти-әнигә бирдем дә һәм шунда: "Үскәч, артист булгач, яхшы эшләргә урнашкач, мин сезгә бассейнлы коттедж алып бирәчәкмен. Бик рәхәт яшичәксез. Моредан морега гына йөриячәксез", - дип әйткән идем.Тик, кызганыч, әни исән чагында мондый мөмкинлек булмады.Әти белән тиз арада билетлар алып, диңгезгә киттек. Шатлыгым белән уртаклашам. Бер көн ял итми, көн дә эштә булган авыл кешесе өчен мондагы ял оҗмахка тиң. Әти сөенгәнен күреп, үзем тагы да ныграк сөенәм.

Ни өчен Сочига килдек? Олы кешегә ерак юл авыр булыр дидем. Әмма, бар да яхшы, самолетта да үзен әйбәт хис итте. Шуңа күрә, киләчәктә бәлки чит илгә дә барырга насыйп булыр. Алсуның әнисен дә ялга җибәрәсебез килә. Ул әле самолетка утырырга курка, эшне санаторийдан башларга булдык. Безнең максат - алар тормышларында күрмәгәннәрен күрсәтү, калган гомерләрен озынайту».

Ни гаҗәп, бәхетле әтинең шундый игелекле баласын тәнкыйть утына тотучылар да бар. Имеш - мактана... Ярап булмас бу халыкка.

Фото: "ВКонтакте"

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: