+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
14 сентябрь 2021, 09:51

"Җәвиткә юньлерәк чалбар алып бирик!.."

Җәвит Шакировка инстадусларыннан "эләккән". Елагандыр инде...

"Җәвиткә юньлерәк чалбар алып бирик!.."
"Җәвиткә юньлерәк чалбар алып бирик!.."

Җырчы һәм алып баруы, тел бистәсе, кәмит остасы, якташыбыз Җәвит Шакиров социаль челтәрдә оныклары белән төшергән видео урнаштырган һәм "Туган көндә бүләкләр барлыйбыз" дип язган иде. Гади генә бер язма укучыларда зур кызыксыну уяткан, хәтта бәхәс тудырган.

Инстадусларын аның оныклары белән кайсы телдә сөйләшүе һәм килене, улының кемгә охшаган булуы кызыксындырган. Кем мактаган, кем тәнкыйтьләгән... "Монысын кем подарил, монысын кто..." Ну монысын инде шунда ук эләктереп алганнар, көтеп торганнар диярсең..

"Татарча сөйләшегез оныкларыгыз белән. Телне чүплисез. Сез үрнәк күрсәтергә тиеш башкаларга".
"Ну шулай да онык белән татарча сөйләшергә кирәк", - дип ачу белдерә халык.

Җәвитнең оныгы - үзенә, ә килене, үзе әйтмешли, Зөлфиякәенә охшаган икән. "Киленегез Зөлфия ханымга охшаган, малаегыз әнисенә охшаган хатын алган, молодец", - дип язганнар.

Берсе исә Җәвитнең чалбарын ошатмаган. "Юньлерәк чалбарың юкмы әллә?" - дип сораган.

Ну, җавап тот инде хәзер, Җәвит!

Фото: "Инстаграм"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: