-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
24 сентябрь 2021, 10:20

55 елдан соң өйләнешкәннәр

Бәхетле кәләшкә – 81, кияүгә – 79 яшь.

55 елдан соң өйләнешкәннәр
Бу көнне Гафури районы ЗАГСында чын-чынлап шау-шу купты. Анда гадәти булмаган пар никахларын теркәде.

Башкортстан Юстиция министрлыгында белдерүләренчә, өйләнешүчеләр бу адымга 55 ел буе барган һәм Халыкара өлкәннәр көне алдыннан никахка керергә булган.

Леонид Шатунов һәм Мәэлүфә Хәйретдинова балалар тәрбияләп үстергәннәр, ә хәзер күпсанлы оныклар карарга булышалар. Яңа өйләнешүчеләрнең икесе дә - актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруларын дәвам итүче атказанган хезмәт ветераннары.

ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре бу парны тормышларындагы әлеге якты вакыйга белән котлады, аларга нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде.

Фото: kp.ru

 

Автор:Резеда Галикәева