Әсма бинте кызын кияүгә биргәндә нәсыйхәт кылып болай дигән: “Син, кызым, үзең үскән оядан башка гаиләгә китәсең. Үзең белмәгән түшәктә, үзеңә ияләнмәгән ир белән бергә каласың. Әгәр дә син аңа җир булсаң – ул сиңа күк булачак, аңа ятак булсаң – ул сиңа терәк булачак, син аңа кол булсаң – ул синең әсиреңә әйләнәчәк. Аңа бәйләнмә, чөнки алай итсәң, ул сине күрә алмаячак; аннан читләшмә, чөнки ул сине онытачак. Ул сиңа якынайса, син дә аңа якынай; ул ерагайса, син дә ерагай. Аның ис сизүен, ишетүен һәм күзләрен сакла – ул синнән бары тик тәмле ис кенә сизсен, яхшы сүзләр генә ишетсен, сине матур килеш кенә күрсен!”
Зирәк хатын-кыз гаилә җылысын саклау өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша. Ир кеше дә, үз нәүбәтендә, гаилә учагын саклау өчен сабырлык, булдыклылык таләп ителгәнлеген аңлап хатынына ярдәм итәргә тиеш.
Аллаһ ир кешегә гаиләсе һәм әти-әнисе өчен җаваплылык йөкләгән һәм тиешле вәкаләтләр дә биргән. Әмма ир кеше, баш булдым дип уйлап, башбаштаклык кылмаска тиеш. Ислам хөкемнәре буенча, ир кеше хатынына карата гадел булырга, аның белән яхшы мөгамәлә кылырга бурычлы.
Гаилә тормышында төрле хаталар һәм ялгышлар була. Бер-береңнән гаеп эзләмәсәң генә үзара тынышып яшәргә мөмкин. Бер-береңнең хата-кимчелекләрен кичерә белү хакындагы гыйбрәтле хикәят һәммәбезгә дә сабак булыр, ин шәә Аллаһ!