+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
12 октябрь 2021, 13:52

"Иремнең сөяркәсен кафега чакырдым"

"Сантехник Коля" түгел, Роза икән ул..."

"Иремнең сөяркәсен кафега чакырдым"
"Иремнең сөяркәсен кафега чакырдым"

"Иремнең миңа хыянәт иткәнен элек тә сизә идем. Кайберләре белән ул берничә тапкыр гына очрашты, икенчеләре белән мөнәсәбәтләре берничә ай дәвам итте. Әмма соңгысы башка төрлерәк булды: ул гашыйк булды. Ирем белән сөйләшеп тә карадым. Ул үзенә мин һәм улыбыз гына кирәк булуын әйтте. Бу хатын белән ул очраклы рәвештә генә танышкан. Хәзер инде ул аның артыннан да калмый икән. Әлбәттә, ышандым. Ә ул телефонын яшереп йөри башлады. Билгеле, болай булгач, аралар өзелмәгән.
Бер көнне ирем телефонын өйдә онытып калдырган. Телефоны шалтырады. Карасам, "сантехник Коля" дип язылган. Барысы да иске мәзәктәге кебек булды. Шул вакытта өйдә краннан су тама башлаган иде. Ирем өйгә сантехник чакырткан икән дип уйладым да, телефонны алдым. Мин эндәшкәнче үк "сөеклем" дип бер хатын-кыз дәште... Үзем дә сизмәстән, "әйе", дип җавапладым. Ул башкача эндәшмәде... Берничә секунд тынлыктан соң: "Әйе, Роза, сөйлә. Тыңлыйм", - дидем. Роза елаган иде. "Барысы да начар. Тормышымда барысы да начар. Аның белән сөйләшәсем генә килгән иде", - диде ул. Белмим, бу вакытта башта кайнаган уйларның кайсы өстенлек иткәндер. "Барысы да начар булгач, әйдә соң, сөйләшик. Безнең янда гына кафе бар. Берар шәраб алырбыз. Әйдә, очрашыйк", - дидем.

Ярты сәгатьтән без очраштык. Ире белән күптән аерылган, баласыз хатын иде ул. Төскә-биткә чибәр кебек тә үзе. Әмма әллә ничек, үзен ышанычлы итеп тота белми ул. Әллә курка, әллә кыерсытылган.

Кыскасы, теге шәраб безне чыннан да, "дуслаштырды". Ирем Розага безнең тормышны бөтенләй башка төрле сөйләгән икән. Алар танышканда ук ул үзенең аерылу чигендә булуын әйткән. Имеш, рәсми яктан гына барысын да эшлисе калган. Мин исә явыз, бик көнчел хатын икән. Минем характерым да бик начар. Әгәр ул менә хәзер аерылса, улы белән аны очраттырмаячагымны әйткән. Розага да минем белән очрашуны тыйган, "явыз хатыннан" барысын да көтәргә мөмкин бит. Менә аерылышу эшләрен ахырына җиткергәч тә, алар бергә булырга тиеш икән.

Миңа исә, киресенчә, тормышта иң матур, акыллы хатын булуымны сөйли. Улыбызны үлеп яратуын әйтә. Аның читкә йөрүен белгәнемне әйткәч тә, "җен башын бутавын", ә бу хатын "юньле" ир эләктерер өчен барысына да әзер булуын әйтте.

Ә иң кызыгы шунда: Розага бу көнне ирем минем белән булачагын әйткән. Димәк, тагын өченчесе дә бар...

Ни өчендер, ирем белән шунда ук аерылмадым. Роза белән дә берничә ай очрашканнарын беләм. Әмма бераздан аерылышуга гариза бирдем. Роза да авырлык белән булса да, аннан китте. Хәзер без Роза белән аралашып яшибез. Юк, аңа карата бер ачу да булмады. Ул да, минем кебек үк, хыянәтче иргә ышанган. Ә ирем әлеге вакытта мин улым белән яшәгән фатир сукмагын таптый. Өйгә керергә батырчылык итми, улыбыз белән урамга чыгып китәләр. Ләкин шуны беләм, җир йөзендәге иң соңгы ир булса да, аңа башкача борылып та карамаячакмын", - дигән социаль челтәрләрдә бер хатын.

Фото: mysonnik.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: