-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
14 октябрь 2021, 09:55

"Илмира үзе сугыша ул"

Җырчылар Илмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдинов гаиләсендә ниләр булган соң?

"Илмира үзе сугыша ул"
"Илмира үзе сугыша ул"

Җырчылар Илмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдиновның аерылышуы турында язган идек инде. Тик бу аерылышу башка гаиләләрнекеннән бик нык аермалы булган. Күпләр гаилә тормышындагы авырлыкларны читкә чыгармый, икәү генә хәл итәргә тырышса, бу "йолдызлы гаилә" Интернет челтәрләрендә бер-берсенә каршы "ут ачты". Илмира ирен эчүдә, аңа кул күтәрүдә, аны көнләүдә, акча эшләмәүдә гаепләсә, Руслан да буш калмаган. Интертат.ру басмасына ул гаиләдәге хәлләр турында интервью биргән.
- Илмира һәрвакыт кем беләндер языша, миннән телефонын яшерә. Аңа хәтта иртәнге 4-5 сәгатьләр тирәсендә дә "матурым" дип язылган смс-хәбәрләр килә. Соңгы вакытта бик еш Мәскәүгә йөри башлады. Аның анда клип төшергәнен дә мин иң соңгылардан булып белдем. Балалаларны карамый, ашарга пешерми. Шул Инстаграм, реклама ясыйм, дип яши ул. Минем дә сабырлыгымның чиге бар бит. Кулындагы күгәргән урыннарның кайдан барлыкка килгәнен дә аңлата алам. Ул минем белән сугышырга тотынса, кулларыннан тотып алам. Ә аның тәне бик йомшак, тиз күгәрә, - дигән ул.

Илмира Русланның исерек килеш рульдә йөүләре турында да видео урнаштырган иде. "Кешедән артыгын эчмим. Мин бит аның бер дә исерек килеш өйгә кайтуын Интернетка чыгарганым юк", - дигән Руслан.

"Илмираны яратам һәм яратачакмын. Әгәр дә акылына килсә, барысын да гафу итәргә әзер мин. Әмма китәргә теләгән кешене тотып булмый инде", - дигән ир. Хәер, бу интервью чыгу белән, Илмира янә Русланның сүзләре ялган булуы турында пост бастырды.

Комментарийлар арасында әлеге хәлләрнең пиар гына булуы турында сүзләр дә, Илмирага бирешмәскә, нык булырга киңәш итүчеләр дә бар. Әмма, ничек кенә булмасын, әлеге хәлләр үсеп килүче балаларына зыян салмасын иде. Әлеге гаилә Камил исемле улларын һәм Ясминә исемле кызларын тәрбияли.

Фото: bileton.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: