Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
15 октябрь 2021, 17:07

"Һаваларда мәхәббәтемне бүләк итәм!"

Самолет Уфадан Мәскәүгә очкан булган.

"Һаваларда мәхәббәтемне бүләк итәм!"
Самолёт бортында бер егет сөйгәненең кулын сораган. Борт Уфадан Мәскәүгә очкан булган.

Егет тар гына урында кызның алдына тезләнгән. Романтик тәкъдим кыз өчен генә түгел, самолетның барлык пассажирлары өчен дә көтелмәгән булган. Алар бу дулкынландыргыч вакытта егеткә рухи ярдәм күрсәткән. Кул һәм йөрәк тәкъдимен пассажирлар гына түгел, бортпроводниклар да видеога төшергән.

Кыз сөйгәненә "әйе" дип җавап биргән. Менә шундый "романтик" та була белә ул егетләребез.
Яшь парның кайчан мөнәсәбәтләрен теркәячәге әлегә билгесез.

Фото: bash.news

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова