Башкортстанда суд приставлары бер ир-егетне алимент түләмәгән өчен зиратка җибәргән...
Благовар районы кешесе үзенең балигъ булмаган баласына ай саен акча биреп барырга тиеш. Ир алименттан кача яисә акчаны сирәк җибәрә, рәсми рәвештә беркайда да эшләми. Нәтиҗәдә, бурыч суммасы 300 мең сум тәшкил иткән. Моның өчен суд приставлары бу әтине авыл зиратына җибәргән, анда ир 100 сәгать эшләргә тиеш булачак.
Соңгы мәгълүматлар буенча, ир территорияне җыештыруга керешкән инде.
Фото: социаль челтәрләрдән.