+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
19 октябрь 2021, 09:56

Айдарның әнисе, Айсылуның картәнисе...

Бу көнне авылда өч кешене җир куенына салганнар.

Айдарның әнисе, Айсылуның картәнисе...
Айдарның әнисе, Айсылуның картәнисе...

Федоровка районының Батыр авылында үскән якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов гаиләсенә авыр кайгы килгән - аның әнисе 72 яшендә вафат булган. Бу хакта җырчының кызы Айсылу социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Картәнием… Картәниемушкам…
Үзем рульгә утырып кайттым машинамда, беренче тапкыр, юлы ай-һай ерак… Ләкин син генә каршы алмыйсың… Уты сүнгән тәрәзәләр, син чыкмыйсың…

Үзәкләр өзелә. Әле бит яңа гына мәтрүшкә жыйдык, жиләк булмасмы дип, күпме эзләдек, син таптың, әлбәттә, дөньядагы иң тәмле пирожкиларны пешердең. Бу саубуллашканда, нигәдер, мин сине аеруча нык кочакладым, нәрсәдер сизенгән кебек…

Мине гел сиңа охшагансың, диләр иде. Әле ышанмыйм, менә-менә күрешербез кебек, тавышың колакта яңгырый. Ләкин син мәңгегә киттең, безне ятим итеп…

Сине ничек яратканымны да әйтеп өлгермәдем бит! Бик яратам, бик… Күңелем синең яныңда тынычлана иде. Бер генә юанычым бар — сиңа анда яхшырак hәм тынычрактыр дип, үземне юатам…

Балачак бетте… Авылда өйдә беркем көтми бүтән. Картәнием, син мәңгегә йөрәгемдә, күңелемдә, яратам!» - дип язган ул.

Айдар һәм аның гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз.

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: