-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
20 октябрь 2021, 16:25

"Иремне күралмыйм, китә дә алмыйм..."

Ә бит мондый хатын-кызларны адым саен очратырга мөмкин...

"Иремне күралмыйм, китә дә алмыйм..."
"Иремне күралмыйм, китә дә алмыйм..."

"Мин иремне күралмыйм. Әмма аннан китә дә алмыйм.
Ирем белән өйләнешкәнче үк бианам мине яратмый иде. Ә мин авылда үстем. Әти-әни һәрвакыт, эшләсәң, кемгә дә ярарсың, дип аңлатты. Туйдан соң ирем белән фатирга түләп яши башладык. Мин үзебезнең өйне генә түгел, иремнең әнисенең дә өен барып тәртипкә салырга тырыштым. Тулысынча аш-су серләренә төшендем. Әнием без яшәгән шәһәрдән ерак тора иде. Аның белән телефоннан гына аралашырга туры килде. Ул мине һәрвакыт яхшы, сабыр хатын, килен булырга өйрәте. Бер кияүгә чыккач, түзеп яшәргә, кире кайтыр урыным башкача булмавын да искә төшереп торды. Мин, әни әйткәнчә, "яхшы" булу өчен бөтен көчемне салдым. Әмма берсенә дә ярап булмады. Бик тиз авырга калуым хәлне тагын да катлауландырды.
Декретта чагымда ирем еш кына кыйнады, акчаны санап кына бирә иде. Өйдә ашарга пешерергә азык-төлек булмаган чаклар да күп булды. Мондый чакта ул әнисенә барып ашый иде. Ә ул, анда да иремә минем "ашарга да әзерли белмәвемне" әйтә иде. Башка хатын-кызлар белән чуалганын да белә идем, түздем. Әнинең киңәшләре генә түгел, үземнең юаш булуым да хәлне катлауландырды. Каядыр чыгып китәр өчен акча кирәк, ә кызымны балалар бакчасына бирергә иртә иде.
Балага 3 яшь тулганчы ниләр күргәнемне, күпме күз яше түккәнемне Ходай гына беләдер. Ярый хәзер Интернет аша төрле психологлардан киңәш алып була. Хәзер аңлыйм, барысына да үзем гаепле. Әнине тыңлаганым өчен дә, иремнән шулай үземне мыскыл иттергәнем өчен дә, карт бианамнан куркып яшәвем өчен дә үзем генә гаепле.
Баланы урнаштыргач, эшкә чыктым, үземне кулга алдым. Һәм инде психологлар киңәше буенча үземне кимсетүдән туктаттым. Бүген ирем дә, бианам да мине хөрмәт итә. Иремә дә зарлана алмыйм. Эшләгәнен өйгә алып кайта, кызыбызга яхшы әти ул. Миңа да кулыннан килгәнчә ярарга тырыша. Бер уйласаң, менә бит, бәхетемне таптым. Тик, юк... Ирем белән бианам күрсәткән явызлыкларны оныта алмыйм. Иремә тулысынча битараф мин... Яратмыйм, күралмыйм...
Аерылышу турында еш уйланам. Әмма кызымны ятим итәсем килми. Бәлки икенчегә бәби тудырсам, бала мәшәкатьләре белән онытылыр иде. Әмма кабат декретка китеп, иремә буйсынып яшисе килми. "Иске тырма"га басарга куркам. Берәү булса минем бәхеткә көнләшер иде. Ә мин үземне бәхетсез итеп тоям", - дигән социаль челтәрләрдәге хатта бер хатын. Хатын-кыз бәхете нәрсәдә соң? Сез ничек уйлыйсыз?

Фото: krassever.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: