-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
29 октябрь 2021, 17:04

"Балам иремнең абыйсына охшаган..."

Әлеге хәл яшь киленнең бианасына тынгылык бирми.

"Балам иремнең абыйсына охшаган..."
"Балам иремнең абыйсына охшаган..."

"Иремнең туып-үскән йортына килен булып төшкәч тә бианам миңа шат түгеллеген аңлатты. Ул улын бик ярата һәм миннән "юньлерәк" хатын табарга мөмкинлеге турында аның исенә һәрвакыт төшереп торды. Тик ирем әнисенең сүзен тыңлап бармый, миңа да буш сүзләргә игътибар итмәскә кирәклеген әйтә.

"Әни авыр характерлы кеше инде ул, өйрәнерсең әле", - ди иде тәүге вакытта. Мине яратмаган җиргә барып йөрүнең кирәген тапмасам да, бәйрәмнәрдә яисә ирем теләк белдергәндә аның белән бианам яшәгән йортка барабыз. Инде, чыннан да, азрак бу гаиләгә өйрәнә башлаган кебек идем, башка төрле сүзләр ишетелә башлады...

Бер ел элек дөньяга улыбыз туды. Ул тугач та ирем ягына охшаганлыгы күренеп тора иде инде. Үсә бара ул иремнең икетуган абыйсына охшый... Иремә хыянәт итү турында башыма да кергәне булмады.

Әлбәттә, мондый хәлләр булганын да беләм. Әлегә бианам бу турыда үземә әйткәне юк. Әмма иремә шикле сорауларын яисә сүзләрен әйткәнен берничә тапкыр ишеттем. Әгәр дә арытаба да шулай рәнҗетсә, сабырлыгым бетәр, дип куркам", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә яшь хатын. Яшь киленгә нинди киңәш бирер идегез?

Фото: medblog.su

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: