+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
6 ноябрь 2021, 13:09

Көл өстендә гөл үскән бит, менә шатлык!

Моннан өч ел элек Учалы районыннан Зариф Хилаҗиевның язмышын фаҗига өткән иде.

Көл өстендә гөл үскән бит, менә шатлык!
Көл өстендә гөл үскән бит, менә шатлык!

Ул елның 13 гыйнварга каршы төнендә Учалы авылында 35 яшьлек ир коточкыч җинаять кылды.

Көнчеллек аркасында ул хатынын үтермәкче булган, ләкин тегесе бер күлмәктән күршеләре Гөлсия һәм Зариф Хилаҗиевлар янына качкан. Ир, мылтыгын алып, аның артыннан йөгерә, күршеләренә ата. Ул ике бала анасы Гөлсияне үтерә, Зарифны авыр яралый. Аларның балалары, җиде яшьлек Назгөл һәм өч яшьлек Янгир, бу вакытта өйдә була - барысы да аларның күз алдында эшләнә.

Шуннан соң көнчел ир шау-шуны ишетеп өйгә йөгереп кергән күрше участковыйны атып үтерә. 13 гыйнвар иртәсендә җинаятьченең һәм хатынының гәүдәләрен урман полосасында табалар - ире аны үтергән, ә аннары үз-үзенә кул салган...

Шушы көннәрдә Зариф социаль челтәрдәге сәхифәсендә шатлыгы белән уртаклашты: ул, никах туеннан фото куеп, "Безнең көнебез белән, матурым!" - дип язды.

Ирина белән Зарифка, балаларына чын күңелдән бәхет телик!

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: