+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
11 ноябрь 2021, 13:38

Әнисен үтергән кешене гафу иткән

Омск фаҗигасендә исән калган якташыбыз Рөстәм Нәбиев Һималай тауларының иң биек 8156 метрлы Манаслу тавына, планетадагы иң югары үрләрнең берсенә менүен әнисе истәлегенә багышлаган иде. Аның гомерен өзүче кеше әтисе булган...

Әнисен үтергән кешене гафу иткән
Әнисен үтергән кешене гафу иткән

«Әни 1993 елның сентябрендә үлде. Аны үтерделәр. Мин ул чакта кечкенә идем, аны бөтенләй хәтерләмим. Безне апа тәрбиягә алды. Әнине үтерүче — әти иде. Ул аны аффект халәтендә үтерүен сөйләде, аңа әни турында кемдер начар сүз әйткән, ә ул ышанган. Мин барысын да белмим. Буып үтергән», - дигән иде Рөстәм бер интервьюда.

Рөстәм Нәбиев сүзләренчә, нәни чагында аны әтисе янына төрмәгә алып барганнар. Ләкин ул боларны бик начар хәтерли. Ул әтисенең үзен кулына алып күтәрүен истә калдырган.

Ә Һималай тауларының иң биек үренә менгәндә, иң авыр хәлдә калганда ул куеныннан әнисенең фотосурәтен алып, аннан көч бирүен сораган. "Бер көнне үтереп баш авыртты. Без 5800 метрлы үрдә, карлы буранда палаткага күбәләк очып керде. Ә 7000 метрда, мин упкын өстендә калганда, баш очыннан ап-ак кош очып узды. Бу минем өчен генә килгән билгеләр иде", - дип язды Рөстәм Инстаграмда.

Шушы көннәрдә анда аның әтисе белән төшкән фотосы куелгач, язылучылар сораулар белән күмде. "Ничек гафу итә алдың? Нигә алай иттең? Ул картайганда терәк эзли инде..." - дип язучыларга ул болай җавап биргән:

"Мин әтине күптән гафу иттем. Гомумән, ул булмаса, мин 25нче корбан буласы идем. Әни төшкә керми. Мин аны фотосурәттән генә хәтерлим, ә бертуганымның кызы туар алдыннан төшенә кергән".

Рөстәмнең әтисе фаҗига урынына барып, улын Мәскәүгә күчерүне оештырган, аның самолеттагы хәлен үз җаваплылыгына алган диләр.

Рөстәмнең аяклары юк. Ә тормыштагы һәр "адым"ы тетрәндерә, без - "акыллы башлар"ны яшәргә өйрәтә.

Фото: instagram.com/rustam_nabiev92

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: