+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
16 ноябрь 2021, 15:10

Өч сабыйны ачтан интектергән...

Балаларның иң өлкәненә 3 яшь...

Өч сабыйны ачтан интектергән...
Өч сабыйны ачтан интектергән...

Уфада 20 яшьлек әнине кечкенә өч баласына тиешле тәрбия бирмәүдә гаеплиләр. Прокуратура гаепләү актын раслаган.

Яшь әни амораль тормыш рәвеше алып бара. Бер яшьтән өч яшькә кадәрге өч баласына битарафлык күрсәтә ул. Әни кеше аларны тәрбияләү белән шөгыльләнмәгән, ачтан интектергән. Хәзер инде сабыйларда хроник авырулар барлыкка килгән.

Гаилә антисанитария шартларында яши. Хатын инде берничә тапкыр ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен җаваплылыкка тарттырылган, әмма кабул ителгән профилактик чаралар нәтиҗәләр бирмәгән.

Хәзер балаларны гаиләдән алганнар һәм социаль учреждениегә урнаштырганнар. Ана үз гаебен таныган. Эш судка җибәрелгән.

Фото: pikabu.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: