-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
16 ноябрь 2021, 14:11

"Ике бала белән иремнән качтым"

"Бу адымга бер ел әзерләндек".

"Ике бала белән иремнән качтым"
"Ике бала белән иремнән качтым"

"Безнең яшь чакта ирләр бик нык эчте инде. Минем дә баштан үтте андый хәлләр. Ирем колхозда эшли иде, шуннан өй дә бирделәр. Тик ул эчеп кайтса, "бу - минем йорт", дип, мине куа иде. Ә айнык көннәре булмады диярлек. Ике балам белән күрше-күләндә, абзар сәндерәсендә, мунчада кунган көннәр дә аз булмады...

Инде балалар бераз кул астына керә башлагач, икесен каршыма утырттым да сөйләшергә булдым. Бу сөйләшү миңа бик авыр тоелган иде. Беренчедән, балалар белән кайда урнаша алырмын, икенчедән, балалар әтиләреннән башка яшәргә теләрме, дигән сораулар борчыды. Балалар шунда ук китәргә ризалык бирде. Бер ел дәвамында акча җыярга сөйләштек. Әле дә хәтердә, балаларның киеме тузса яисә нәрсәгәдер акча кирәк булса, миңа сатып алмаска кушалар иде. Китәр өчен акча кирәк бит.

Бер елдан ике баланы алдым да Саратов өлкәсендәге бер авылга эшкә киттем. Алдан эш сөйләшкән идем. Бер шәхси эшкуарда эшләдем. Бер бүлмәдә аренда хакын түләп яшәдек, аннары бер өйгә күчтек. Бераздан бу өйне сатып алу мөмкинлеге дә килеп чыкты.

Инде улым армиядән кайтты. Бик акыллы балаларым. Башкортстанга туганнарга кайтып йөрибез.

Ирем хәзер мине кире үзенә чакыра. Эчү гадәтен ташламады. Кайту турында уйларга да куркам. Биредә дә кияүгә чыгардай ир-егетләр бар, тик башкача кимсетелеп яшисем килми. Мин үзем - баш, үзем - муен.

Ирләреннән чыгып китәргә куркып яшәүче хатын-кызларга шуны әйтәсем килә: кимсетелмәгез, үзегезне яратмасагыз да балаларга ныклы, сау-сәламәт әни кирәк. Аларның киләчәге өчен дә җаваплы булуыгызны онытмагыз. Ә эчкече, аларны төрлечә кимсетүче әти тәрбиясе аларга кирәкми".

Фото: pomoshbaby.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: