+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
17 ноябрь 2021, 11:46

"Татар хатыны - бүләк ул!"

Уфа кызы Алинә Беренче каналда «Давай поженимся» программасында катнашты. Кияү кем?

"Татар хатыны - бүләк ул!"
"Татар хатыны - бүләк ул!"

31 яшьлек визажист һәм стилист кыз Сочидан килгән 38 яшьлек Артемның йөрәге өчен көрәште. Егетнең Сеулда хайваннарны планлаштыру буенча генетик лабораториясе бар. Шулай ук ул - Русиянең берничә шәһәрендә автомобильләр һәм җиһазлар җитештерү буенча халыкара компания хуҗасы.

Алинә артистка милли ризык – чәкчәк бүләк итте һәм «Бас, кызым Әпипә» көенә бию башкарды. Үзе турында сөйләгәндә, кыз ире белән алты елдан соң аерылышуын әйте.

Артем аны сайлады. Лариса Гузеева әлеге парның балалары матур булачак, дип билгеләп үтте.

«Безнең татар хатыныннан яхшырак бүләк юк, диләр", - дип белдерде яучы Роза Сабитова.

Алинәгә дә кияү ошады, уңышларына карамастан, егет шактый тыйнак, дип билгеләп үтте ул.

«Бик шәп, бернинди дулкынлану да булмады. Без карашып алдык, мин шул чакта аны ошатуымны аңладым. Ул шунда ук җавап итеп елмайды», – дип кичерешләре белән уртаклашты кыз.

Нәтиҗәдә, Артем Алинәнең бүлмәсенә кереп, аны кәләш итеп сайлавын хәбәр итте.

Фото: gorobzor.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: