+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
22 ноябрь 2021, 04:56

“Ана булу – тиңдәше булмаган бер хөрмәттер”

Ризаэтдин Фәхретдин әйткән бу сыйфатка ирешү өчен хезмәт әни карыныннан башлана.Аның белән “кызыл зона”да таныштык. Икебездә дә ковид, үпкәләр ялкынсыну куркынычы да бар. Терапевтка керергә төгәл биш сәгать чиратта утырдык. Аннан безне бер-бер артлы компьютер томографиясенә җибәрделәр. Анда инде тотынышып кына барып килдек. Икебезне дә дәва­ханәгә салырга булдылар, ашыгыч ярдәмне көтәргә куштылар.

“Ана булу – тиңдәше булмаган бер хөрмәттер”“Ана булу – тиңдәше булмаган бер хөрмәттер”
“Ана булу – тиңдәше булмаган бер хөрмәттер”

Аның килүен ул — өч, мин дүрт сәгать көттем. Кыскасы, көне буена диярлек бергә булдык. Шушы арада аның телефоны тынып тормады. Трубкада: “Әни, әни, әни...” Бу яктан: “Кызым, кызым, кызым...” “Әни, хәлең ничек? Әни, үзгәрешләр юкмы? Әни, мин синең өчен куркам. Әни, син үлмисең бит, әйме... Әни, вәгъдә бир миңа, син...” “Кызым, барысы да яхшы булачак. Мин тереләчәкмен. Курыкма, мин вәгъдә бирәм, терелеп чыгачакмын!” Көне буена сузылды бу аралашу. Аның арасында без дә сөйләшеп алабыз. Баксаң, яңа танышым бик җитди дәүләт структурасында баш бухгалтер булып эшләгән. Ире дә җаваплы хезмәттә булган. Хәзер пенсиядәләр инде. “Эш­тән җибәрәселәре килмәде, озак үгет­ләделәр, әмма кызым беренче сыйныфка бара иде, мин, пенсиягә чыккач, бер көн дә артык эшләмәдем”, – ди танышым. Аптыраулы карашымны күреп, ул: “Без аны балалар йортыннан алдык”, – дип ачыклык кертте. Чыннан да, кыз республиканың бер балалар йортында тәрбияләнгән. Үз әнисе, урта яшьләрдә генә булган дәү әнисе, туганнары да бар икән. Билгеле сәбәпләр аркасында балалар йортына эләккән.

Балачакта яшьтәшләреннән артта калыбрак үскән, бер гаиләгә алып та караганнар, ала­ры кире балалар йортына китергән. Кыскасы, биш яшьләргә кадәр күрмәгәне калмаган баланың. Яңа әти-әнисенә кайтканда, ул шундый үзенчәлекле бала булып, аны үстерүгә күп көч салырга туры килгән. Шуңа да беренче сыйныфка укырга барганда әнисе баласы янында булуны хуп күргән. Уку елларында иң яхшы мәктәп, түгәрәкләр, музыка мәктәбе, шәхес була­рак үсеш өчен шартлар тудыру, диңгездә ял итү, чит илләргә сәяхәтләр – болар барысы да үз нәтиҗәсен биргән, кайчандыр ике сүзне бәйләп сөйләргә дә кыенсынып торган кыз мәктәпне алтын медальгә тәмамлый, башкаладагы иң абруйлы уку йортында укый, машина йөртү таныклыгы бар. Әйткәндәй, без дәваханәдә утырганда, машинасында килеп китте ул, түзмәде, күрәсең. Әнисенә тагын бер пакет әйбер китергән. “Ма­­ши­­насы бик җилле”, – дими булдыралмадым, чөнки мондый автомобильләр, гадәттә, уңышлы эшләүче бизнесменнарда гына була. “Әтисе белән икебез дә ковид йоктырдык, аңа хәтле ирем бик җитди операция дә кичерде. Дөнья хәлен белеп булмый дип, бу машинаны да, башка мөлкәтне дә кызыбызга яздырып куйдык”, – диде яңа танышым, канәгать елмаеп...
.

..Тагын бер ана турында. Аның кызы “җилдән” ике бала тапкан. Дөресрәге, аларны таба торган, әнисе тупсасына китереп сала торган. Ана капиталына йорт сатып алган, анда Урта Азиядән кайткан бер гаиләне фатирга керткән дә, үзе чираттагы сөяркәсенә яшәргә киткән. Балалар үсә торган, аларны тапкан хатын барлык социаль түләүләрне ала торган, хәтта күптән түгел 16 яшькә кадәр балаларга тү­ләү­ләрне дә алып, бер тиенен дә алар мән-фәгатендә кулланмаган. Алай дисәң дә, кызының туган көненә кәрәзле телефон алып биргән. Әмма бер атнадан аны килеп алган. Ә улының туган көнен ул ел саен “оныта”. Балалары өле­шенә алган йортын яшәп торырга дип кертелгән күпбалалы гаилә яшәп булмастай хәлгә төшереп чыгып киткән.
Яшь хатын балалары белән аралары салкынаюны әнисеннән күрә, “Аларның акчаларын мин җыеп барам, минем белән яшәсәләр, компьютер да, телефон да алып бирәчәкмен. Ә әнигә бирсәм, ул акчаны кредитын түләүгә тотыначак”, – дип чәчрәп чыга ул. Пенсиягә яшәп, ике бала үстерүче кешенең кредиты да булыр инде... Ә балалар әниләре һәм аның сөяркәсе белән яшәүдән катгый баш тарта. “Кирәкми безгә аның компьютеры, безгә ана җылысы, ана назы кирәк”, – ди алар.
Ана назы... Без аны һәр хатын-кызга табигатьтән бирелә, инстинкт булып аның булмышына салына дип уйларга күнеккән. Төрле реклама роликларында, сурәтләрдә сабыен кочкан хатын-кыз, гадәттә, чибәр, сылу, бәхете, назы күзләрендә чагылган бер зат булып сурәтләнә. Әмма йөрәк янындагы ояда 9 ай йөртеп, мең газап аша тапкан баласына карата ул инстинкт бар анада да уянамы икән?

Яңа туган баладан җәннәт исе килә, диләр, аны исни-исни яратканда, хәләл сөтен чупылдатып имгәндә дә ана булуыннан ләззәт кичермәүчеләр дә була микән?
Галимнәр фикеренчә, бу – еш кына була торган хәл кешенең физиологиясенә, психологиясенә бәйләнгән. Ана инстинкты хатын-кызда кайчан ярала дип уйлыйсыз? Баксаң, үзе ана карынында булганда ук икән. Йөрәк янында бала йөртүче хатын күңеленнән аның белән сөйләшергә, аңа яратуын җиткерергә тиеш. Гадәттә, бу шулай була да. Әмма бала уртак мәхәббәттән яралмаган, яисә “артык кашык” булып туачак икән, бу вакытта хәл башкачарак. Егерменче йөз башына кадәр мондый “артык кашык”лар еш туып торган. Шуңа да аларның үлеме әллә нинди зур фаҗига булып кабул ителмәгән. Әбиләрнең, “Алты бала таптым, икесе генә яшәде”, – дип сөйләгәнен күргәнегез бардыр. Артык күз яшьләрен чыгармаулары сабырлыктан гынамы икән?!

Бала белән ананың физиологик бәйләнеше сабый үскәндә рухи, эмоциональ бергәлектә дәвам итә. Бала күпләр арасында әнисен тиз эзләп таба, аңа тартыла, йөгереп барып иң беренче аны кочаклый, күрми торса, юксына. Әнкәй өйдән озаккарак чыгып китсә, бөтен тормыш сүнеп калгандай булып, өйнең ямьсез, ашның тәмсез булуын хәтерлисездер. Ана белән бала бергәлеген алда да саклап калганда, кызларга киләчәктә уяначак ана инстинкты салына. Әлбәттә, аны тәрбияләргә дә кирәк ди белгечләр.

Әйтик, кызлар курчак уйнарга ярата. Әниләр аларның бу шөгылен хупларга, ярдәмгә килергә, киңәш бирергә әзер булырга тиеш. Кызлар җенси өлгергәнлек чорына барып җиткәнче курчак уйнаса яхшы дигән фикер бар. Без ул кияүгә киткәнче курчак уйнадык дияргә ярый, ә безнең балалар?! Хәзерге шартларда да аларга үзләрен хәстәрлекле кеше булу өчен шартлар тудыру яхшы. Әйтик, кызыгыз хуҗалыкта ярдәмче, кече туганнарын караучы була аламы? Әллә сез аны үзен яратсын, үзе өчен яшәсен дип үстерәсезме? Кече туганнары юк икән, гомумән, балаларга мөнәсә­бәтен күзәтеп тору хәерле. Хатын-кыз затыннан булган һәркемдә сабыйларга җылы мөнәсәбәт табигатьтән салынган. Кемдәдер ул юк икән, димәк, кайдадыр тәрбия аксый.

Бер танышымның кызы – гаиләдә төпчек бала. Аның хәстәр күрсәтерлек кече туганнары, танышларында да кечкенә балалар юк. Ул кыз еш кына учын колагына куя да, телефоннан “сөйләшә”. “Кызым, син ниш­лисең, мәмәй ашадыңмы, уйнадыңмы?” – шундый сораулар яудыруын күреп, кем белән сөләшәүен сорадым. “Сафия белән! Ул минем кызым, әлегә күктә яши, бервакыт минем яныма төшә дә, әни – нәнәй, мин әннә булам”, – ди кызчык. “Ә телефонны кай­дан ала соң ул?” – дим. “Иии, шуны да белмисең! Анда бит картәтәй бар, ул бирә телефонны. Мин күктә булганда, миңа әнине дә күрсәтте. Ул урамнан китеп бара иде. “Менә бу – синең әниең. Тиздән син аның янына китәчәксең. Кайчан икәнен әйтермен”, – диде. Вакыт җитте, мин сезнең янга төштем!”

Менә бу булачак әни инде! Ир-егетләрнең башы кайнап чыгардай мондый мәгълү­мат­лар хатын-кызга тумыштан салынган. Ә шулай да, ул салынмаса?
Кайбер яшь әниләр әлеге инстинктны тоймаса, үзләрен гаепли башлый. Белгечләр бу очракта аларны тынычландыра. Әйе, әлеге тойгы барлык аналарның да табига­тендә, хәтта хайваннарда, кошларда – барлык тере җанда да була. Ә сездә ул уянмаган икән, димәк ва­кыты җитмәгән. Бу биологик процесс йөклелек, бала табу һәм имезү вакытында ана организмында барлыкка килгән гормональ үзгәрешләр йогынтысында бара. Һәркемнең организмы үзенә бер төрле. Әгәр борчылу бар икән, димәк, сез дөрес юлда. Ә инде бу хакта борчылу түгел, уена кереп тә чыкмаган хатыннарда аның бөтенләй уянмавы да мөмкин.

Хатын-кызның табигате бик серле, үтә нечкә, көчле затларга аңлашылып та бетмидер. Йөрәген ярып тапкан баласы булмаса да, аны чын аналарча кайгыртучы хатыннарга кайдан килә соң ул инстинкт? Алар бит баланы шулай ук кайгырта, шулай ук курчалый, тәрбияли, борчыла, киләчәген тәэмин итәргә тырыша. Шундый бер ана: “Операция вакытында наркоз йокысына киткәч. төш күрәм. Ап-ак, зур-зур ташлар янында ятам, кулымнан улым тотып тора, мине тынычландыра, елмая”, – дип сөйләгән иде. Димәк, наркоз аңын алып торган вакытта да, бу бала аның йөрәгендә булган. Аның йөрәк янындагы ояда беркайчан да булмаган, ә йөрәгенә үтеп кергән сабый. Менә кайда сер!
Өч могҗиза мине әсир алды –
Җир,
Янә күк,
Янә хатын кеше.
Җирнең сере бетә. Күк саега.
Төбе күренер менә, ачылыр да.
Хатын кеше генә,
Ачылмас сер,

Тылсым булып калыр асылында, — дип язган Мостай Кәрим мең тапкыр хаклы. Үзебезнең ни кадәр асыл зат булуыбызны аңлап, нәсел чылбырын тик игелекле затлар гына дәвам итәрлек итеп яшәргә иде. Шул очракта гына зур хөрмәткә өмет итәргә кала.

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас