+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
25 ноябрь 2021, 05:39

Унынчы бәбиен тапкан да, самаварын куеп җибәргән

Бу фотосурәттә - Ана язмышы.

Унынчы бәбиен тапкан да, самаварын куеп җибәргәнУнынчы бәбиен тапкан да, самаварын куеп җибәргән
Унынчы бәбиен тапкан да, самаварын куеп җибәргән

Сез дә яратасызмы шундый аклы-каралы фотосурәтләрне? Алар кулга килеп керсә, бер хәзинәгә кагылгандай буласың. Андагы кешеләрнең йөз чалымнарында күңел сафлыгы чагыла, балаларда гына түгел, өлкәннәрдә дә, беркатлылык, риясызлык бар. Монысында да шулай.

Таныш булыйк, узган гасыр башында Кушнаренко районының Карача-Елга авылында яшәгән Разыя Гыйбадулла кызы һәм Шакирҗан Тимерхан улы Уразбаевлар. Авыл балалары өчен Чибәр әби белән Чибәр бабай.

Чибәр бабай Фин, Бөек Ватан сугышын узган, японнарны кыйраткан кеше. Башын артка ташлап, ап-ак тешләрен ялтыратып көлә иде. Ә җырлавы - үзе бер тылсым. Әле дә сакланган язмаларында - ХХ йөз башында яшәүче тататарларның моңы, кызганыч, гасыр урталарында ук алай итеп беркем дә җырламый иде, хәзергене сөйлисе дә юк инде.

Чибәр әби 10 бәби тапкан Герой-ана, медален бик зур бәйрәмнәрдә олы горурлык белән тагып чыга торган булды. Төпчеген, унынчысын дөньяга китерүе турында бер улы болай сөйләгән иде:

- Майның иң беренче, кояшлы көне. Без, дөньбызны онытып, ишек алдындагы ташта уйныйбыз. Шунда инәй чыкты да, "Балалар, берегез тиз генә Гөлнисаттәйгә барып килегез әле, хәзер генә килеп җитсен", - диде. Чаптык. Койма башыннан безнең такыр башларны күреп булса кирәк, Кендек әбиебез каршы ук чыгып килә. Ул килде дә, кереп китте, без өй алдында уйнап калдык. Бераздан ишектә инәй күренде, бер кулына буш самаварын, икенчесенә сулы чиләк тоткан. Гадәттәгечә, самаварын куйды да, кереп китте. Без аның кайнап чыкканын көтеп, хәбәр итәргә тиеш идек. Шулай иттек тә. Хәтердә, мин килеп кергәндә, инәй бала имезеп утыра. "Менә кара, бу синең сеңлең", - диде. Икесе дә шундый матур иделәр!

Соңрак Чибәр әби алма кебек кызларын, ирен, Алып батырны хәтерләткән улын, яраткан киленен җир куенына салды. Аның күз яшьләрен кем генә күрде икән? Ике кулы белән башын тотып утырып тора да, сикереп дигәндәй басып, җил-җил атлап китеп бара иде.

Ә бүген аның мәңгелек йортына кайтып киткән көне. Һәр туган көнемдә ул заманда бик зур мөлкәт булган 2 сум (!) акча бирә идең, аңа шул ук көнне бөтен урам балалары белән сыйлана идек. Бурычымны һәр җомгада дога белән, бүген шушы язмам белән кайтарам, Чибәркәем.

Дуслар! Ә сезнең хазинәдә нинди фотосурәтләр, күңелегездә нинди хатирәләр бар? Әйдәгез, уртаклашабыз!Фото: Гаилә архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас