“Башстат” узган елда республикада күпме игезәк һәм өч игезәк бала дөньяга килгәнен исәпләп чыгарган. Былтыр берьюлы биш хатын-кыз дөньяга искиткеч өч игезәк бала бүләк иткән. Ә менә игезәкләр күбрәк туган — 459 пар.
Узган елда Башкортстанда барлыгы 14,2 мең хатын-кыз ана булу шатлыгын беренче тапкыр кичергән. Тагын 15 меңгә якын хатын-кыз икенчегә әни булган, ә 11,8 меңе өченче бала тудырган. Шул ук вакытта беренче тапкыр әни булган хатыннарның уртача яше 26 яшь тәшкил итә һәм ел саен аның арту тенденциясе күзәтелә.
Әйтик, 1990 елда республикада беренче баласы туганда хатыннарның уртача яше 23 булса, узган елда ул 26 яшь тәшкил иткән.
“Төбәктә 40+ яшьтә бала тудырган хатыннарның өлеше арту күзәтелә. 1990 елда аларга 1 процентка якын туу туры килсә, үткән елда ул - 3,5 процент. Шул ук вакытта мондый әниләрнең 12 проценты өчен бу беренче сабыйлары булган", — дип нәтиҗә ясый статистика.
Фото: ria.ru