

25 ноябрьдә Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча полиция бүлегендә җинаять тикшерүенең вәкаләтле вәкиле хезмәт кабинетында үз-үзенә кул салырга ике тапкыр омтылуы турында язган идек инде. Хокук сакчысын беренче тапкыр хезмәттәшләре коткарып калган, икенче очрактан соң аңа табиблар ярдәме кирәк булган.
Соңгы мәгълүматлар буенча, ирне бу адымга хатынының хыянәте этәргән. Оперуполномоченныйның хатыны белән аерылышканы билгеле. Фаҗига алдыннан ул хатыны белән видеоэлемтә аша сөйләшкән һәм аның янында башка ир-егетне күргән.
"Хезмәттәшләре, аның адекват хәлдә булмавын күреп, аннан табель коралын алган", - дип хәбәр итә чыганак.
Фото: vyksavkurse.ru