Бәйрәмгә чакырылган аналар районыбызның төрле авылларында яшәсә дә, проблемалары уртак: алар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияли. Мондый очрашуларның файдасы зур: рәхәтләнеп аралашырга, киңәшләшергә, тормыш мәшәкатьләреннән беразга гына булса да арынып торырга булышлык итә алар. Әлеге очрашу барлык эпидемиологик саклык таләпләрен үтәп, җылы шартларда узды.
Район Мәдәният сараена килгән тантана сәбәпчеләрен Балалар сәнгать мәктәбе, Пионерлар һәм укучылар йорты педагоглары һәм тәрбияләнүчеләренең картиналар күргәзмәсе каршы алды. Икенче катта исә кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.
Осталар яныннан кеше өзелмәде. Балчыктан чүлмәк ясау буенча осталык дәресе аеруча зур кызыксыну тудырды. Биредә әзер эшләр белән танышырга да, шулай ук чүлмәк ясау барышын үз күзләрең белән күзәтергә дә мөмкин иде. Президент грантына ия булган “Күңел өчен шөгыль” социаль проекты тормышка ашырыла башлагач, Иске Муса авылы биләмәсендә яшәүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә үзләрен яңа һөнәрдә сынап карау мөмкинлеге туды. Уфа урман хуҗалыгы техникумы студенты, шул ук авыл егете Илдус Мөхәмәдьяров шимбә һәм як-шәмбе көннәрендә авылдашларына һәм үзен бу өлкәдә сынап карарга те-ләүчеләрнең һәммәсе өчен осталык дәрес-ләре үткәрә.
Хатын-кызларның иң яраткан әйберләре – әлбәттә, бизәнгечләр. Ирина Степанованың алка-беләзекләрен, муенсаларын яратып тагалар, аларның һәрберсе эксклюзив. Ә менә Уфа шәһәреннән килгән “Дверь в лето” оешмасы осталары эпоксид сумала эченә Башкортстанда үскән чәчәкләрне һәм үсемлекләрне урнаштырган. Алка, брошь, асылма кебек бизән-гечләрне сатып алырга да, аларны эшләү технологиясе белән танышырга да мөмкин иде. Төрле маркалы косметика тәкъдим итүчеләр кунакларны бәйрәмгә бизәндереп тә кертте.
Чараның алдагы өлеше табын артында район Мәдәният сарае артистларының моңлы җырлары астында дәвам итте. Район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Исәнбаева үз чыгышында барлык назларын балаларга бирүче бу олы йөрәкле аналарга тирән рәхмәт сүзләрен белдерде.
Уфа статистика, информатика һәм исәпләү техникасы колледжының Инклюзив һөнәри белем бирү ресурс үзәге мөдире Гөлнара Нәфыйкова һәм педагог-психолог Динар Яхшыбаев та, әниләрне бәйрәм белән котлап, мәктәп тәмамлаучыларга һөнәр сайлауда, шулай ук инвалид-студентларга уку барышында ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре турында сөйләделәр, бәйләнешкә керү өчен үзләренең телефон номерларын да калдырдылар.
Табын артында утырган гүзәл затларның һәрберсе зур ихтирамга лаек: түземлелек үрнәге алар, балалары өчен ныклы терәк-таяныч. Әлбәттә, йөрәге астында җан яралуын сизгән һәр хатын-кыз сабыеның сау-сәламәт булып тууын тели. “Балагыз авыру” дигән сүзләр аларның күбесе өчен аяз көнне яшен суккандай яңгырагандыр. Ләкин алар язмыш сынауларына бирешмичә, балаларын сөю-игътибар белән уратып, сәламәтлекләрен ныгыту, белемле итү, сәләтләрен үстерү өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшли.
Шулай, Олыкүлдән Рәйлә Евграфова дүрт бала – өч малай һәм бер кызның сөекле әнисе. Бәләкәй Владиславка шушы көннәрдә 9 яшь тула. Сәламәтлек мөмкинлеге чикле булса да, ул атнасына өч тапкыр мәктәпкә йөри, яшьтәшләре белән аралашып үсә.
Иске Бәбеч авылыннан Гөлнур Каһарманова да дүрт бала тәрбияли. Иң өлкәне Эльвир — тумыштан инвалид. Гөлнурның апасы вафат булгач, аның баласын үзләренең гаиләсенә алган. Әлбәттә, бу карарны ире Салих Габделгәрәй улы белән киңәшләшеп кабул иткәннәр. Яңа өйләнешкән парның үзләренең дә баласы туа, ятим калган туганын да тәрбиягә алалар. Хәзер инде Эльвирга —14, Айгизәргә — 10 яшь, алардан калышмый 9 яшьлек Алсу һәм 4 яшьлек Алмаз үсеп киләләр.
Шулай, һәр әнинең үз тарихы, үз язмышы, ләкин алар авырлыкларга зарланмый. Иң мөһиме – сабыйлары исән-сау булсын, дигән теләк белән яшиләр. Бүгенге чарага җыелучылар да мондый җырлы-моңлы бәйрәм кунаклары булу мөмкинлегенә сөенеп утырды, “үзенчәлекле” бала тәрбияләүче аналарны игътибардан читтә калдырмаганнары өчен чиксез рәхмәтләрен җиткерде.
Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.