+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
3 декабрь 2021, 06:35

Башкортстанда Гаилә эшкуарлыгы үзәге ачылды

Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында гаилә бизнесының ике көнлек форумы уза.

Башкортстанда Гаилә эшкуарлыгы үзәге ачылдыБашкортстанда Гаилә эшкуарлыгы үзәге ачылды
Башкортстанда Гаилә эшкуарлыгы үзәге ачылды

Рәсми чараларда Русия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин, вице-президенты Елена Дыбова, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Башкортстан дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов, республика Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Тимур Хәкимов, шулай ук Русиянең һәм Башкортстанның 200дән артык уңышлы гаилә компаниясе вәкилләре катнашты.

Бүген форумның ике төп чарасы узды. Русия Сәүдә-сәнәгать палатасының пилот проекты буенча төбәктә гаилә бизнесын үстерүдә ярдәм итү өчен Башкортстанның Гаилә эшкуарлыгы үзәге ачылды.

- Республика җитәкчелеге Гаилә эшкуарлыгы үзәген төзү турындагы башлангычны хуплады. Гаилә эшкуарлары, яки алар булырга теләүчеләр, Үзәккә мөрәҗәгать итеп, консультациядән һәм теркәлүдән алып, дәүләт ярдәменең финанс һәм финанс булмаган чараларын күрсәтүгә кадәр тулы хезмәтләр алырга мөмкин, - дип билгеләп үтте Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов ачылу тантанасында.

Форумның төп чарасы Бөтенрусия Гаилә советының күчмә утырышы булды, анда гаилә эшкуарлыгының законнар базасын формалаштыру, гаилә бизнесына дәүләт ярдәме инструментларын эшләү мәсьәләләре каралды.

- Безнең өчен максатларның берсе - гаилә бизнесы турында федераль закон кабул итү. Хәзер хакимиятнең күп кенә структураларында безнең позицияне аңлау бар, тик әлегә барысында да түгел. Әмма иң мөһиме - шушы башлангычны гамәлгә ашыру юлында төбәкләрнең ярдәмен тою. Әгәр без бер командада икән, конкрет закон яисә норматив актны кабул итүгә тизрәк ирешә алачакбыз, - диде Сергей Катырин.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас