+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
7 декабрь 2021, 10:34

"Соңгы баламны балалар йортына тапшырырга иде..."

26 яшьлек хатын дүрт балага гомер бүләк иткән...

"Соңгы баламны балалар йортына тапшырырга иде..."
"Соңгы баламны балалар йортына тапшырырга иде..."

Уфада яшәүче күпбалалы хатын кече кызын балалар йортына бирергә җыена.

Элина Букинага 26 яшь, ул - күпбалалы әни. 9, 5 һәм 4 яшьлек өч кызы бар. Шушы көннәрдә кызның дүртенче баласы да туган.

Бөтен балаларны, иң олысыннан тыш, хатын аерылган иреннән тудырган. Ир кызларны тәрбияләүдә катнашмый һәм алимент түләми - бурыч суммасы ярты миллионнан арткан. Букина дүртенчегә йөкле булуын ире белән аерылышканнан соң гына белгән. Йөклелек срогы зур булганга, аның аборт ясарга мөмкинлеге булмаган.

Гаилә 26 мең сум бала пособиесе ала. Торак арендалау өчен ун мең акча китә. Хатын эшкә чга алмый, чөнки балаларны калдыру мөмкинлеге юк, ә балалар бакчасына түли алмый.

Уфада яшәүче хатын ана капиталын да нәтиҗәле куллана алмаган. Мошенниклар аферасы нәтиҗәсендә хатын ватык пыялалы, идәнсез йорт сатып алган. Балаларны ашатырга да акча җитмәүгә зарлана хатын. Шуңа да сабыен балалар йортына тапшырырга тели.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: