

Уфаның бер ресторанында берәү хатынын һәм ул сөйләшеп торган ир-егетне маңгайлары белән чәкәштергән. Вакыйга узган атнада Юрий Гагарин урамындагы ресторанда булган, дип хәбәр итә Башкортстан "Росгвардия"се. Ведомство хезмәткәрләре анда тревога сигналы буенча чыккан.
- Кунаклар арасында сугыш башлангач, махсус төймәгә оешма хезмәткәрләре баскан. Конфликт көнчеллек нигезендә барлыкка килгән. Тыштан кергәч, уфалы ир хатынының чит егет белән бар стойкасы артында сөйләшеп утыруларын күргән. Хәлне ачыклап та тормыйча, ул хатынын һәм теге ирне башларыннан тотып, бер-берсенә бәргән, - дип сөйләделәр "Росгвардия"дә.
Чакыруга килгән хокук сакчылары 31 яшьлек көнчел ирне тоткарлаган, ә тегеләргә исә "ашыгыч ярдәм" чакырткан. Зыян күрүчеләргә урында ук ярдәм күрсәткәннәр. Хәзер гаилә җәнҗалын һәм аның нәтиҗәләрен полиция хезмәткәрләре тикшерә.
Фото: emakar.ru