+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
9 декабрь 2021, 15:22

Радий Хәбиров хатынының туган көненә нинди бүләк ясаган?

Бүген Республика Башлыгы Радий Хәбировның хатыны Каринэ Хәбированың туган көне.

Радий Хәбиров хатынының туган көненә нинди бүләк ясаган?Радий Хәбиров хатынының туган көненә нинди бүләк ясаган?
Радий Хәбиров хатынының туган көненә нинди бүләк ясаган?

Бу уңайдан республика җитәкчесе хатынына гадәти булмаган бүләк ясаган. Моның турында ул социаль челтәрләрдә дә язган.

“Чишмә районында Турахан мавзолее - иң кызыклы архитектура һәйкәлләренең берсе, һәм, минемчә, туристлар тарафыннан бәяләнмәгән. Бер уңайдан бирегә килергә һәм хатынга туган көнендә кызыклы экскурсия бүләк итәргә дә мөмкин”, - дип бүлешкән язылучылары белән Башкортстан Башлыгы.

Чыннан да шәп һәм гадәти булмаган бүләк бит!

Иртән Каринэ Хәбирова үзенең социаль челтәрләрендә аңа туган көненә чәчәкләр бирмәскә, ә акчалата бүләк ясауны сораган иде. Әлеге акчаларны Уфа хосписында тәрбияләнүчеләргә ярдәмгә тотарга карар кылган Башкортстан Башлыгы хатыны.

Без дә Каринэ Хәбированы туган көне белән тәбрик итәбез! Якыннарыгыз һәрвакыт куандырып торсын, саулык-сәламәтлек, бәхетле гомер сезгә!

 

Фото: Радий Хәбировның "facebook" сәхифәсеннән. 

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас