Балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең язмышы турында китап язарлык. Аларның һәркайсының күңелендә төзәлә алмас яра. Шундыйларның берсе турында бүген дә язарга булдык.
"Балалар йортына мин ике яшьлек чагымда эләктем. Әни эчте. Үзаллы булып минем өлкән апам гына калды - аңа инде 16 яшь иде. Ә калганнарыбызны төрле балалар йортына урнаштырдылар.
Балалар йортында "дедовщина" хөкем сөрә. Яхшы укыганнарны яратмыйлар. Минем дә уку әллә ни түгел иде. Биредә һәркем үз-үзен саклый белергә, кырыс холыклы булырга тиеш.
Безгә төрле җәзалар бирәләр иде. 7 яшьлек чагымда бер кыз кесәмдә тәмәке тапкан һәм моны тәрбиячеләргә әйткән. Бу кыз белән сугыштык. "Акылга утырту" өчен мине төнгелеккә яшелчәләр саклана торган бүлмәгә яптылар. Төн буе яшелчәләр өстеннән комаклар чабышты. Мин күз йомарга да курыктым, бу эре комаклар өстемә менәр кебек иде.
Шушы елда ук мине тәрбиягә алу өчен бер гаилә килде. Бу хәбәр турында "дед"лар белгән, күрәсең. Әле бу гаилә килгәнче үк мине бик нык кыйнадылар. Биредә бит "понятие"ләр буенча яшибез, ә гаиләләргә җыен юньсезләрне генә алалар. Шулай итеп, мин әти-әниле булудан баш тарттым.
14 яшьлек чагымда әниемнең мәрхүмә булганлыгы турында белдем. Безнең документлар сакланган кабинетка кердем дә "Личное дело"ны ачтым. Аннан бу хакта язылган кәгазьне алып чыктым һәм төн буе аңа карап утырдым. Минем бит моннан чыккач, әниемне күреп, аның ни өчен безне язмыш сынавына ташлавын ачыклыйсым килә иде.
Ул инде үлгән булса да, аны гафу итә алмадым", - дигән ул.
Фото: тригорода.рф