

Стәрлетамакта яшәүче ир федераль эзләүдә булган. Полиция хезмәткәрләре аны самолетка утыргач тоткан. Пассажирларга бу вакытта урыннарыннан торырга да рөхсәт итмәгәннәр.
Тоткарланучы хокук сакчыларына каршы килмәгән. Аны шәхси тормышның кагылгысызлыгын бозуда гаепләгәннәр. Билгеле булуынча, аның дустына элекке хатыны катнашлыгындагы интим фото һәм видео җибәргәнлеге ачыкланган. Хатын бу хакта белеп калган һәм полициягә гариза язган.
Хәзер ир читкә чыгып китмәү турында подписка астында. Аңа 200 мең сумга кадәр штраф, яки 2 елга төрмә яный.
Фото: srazu.pro