

Балалар йортында үскәннәрнең ачы язмышы турында язуны дәвам итәбез. Чыннан да, балачак, кеше гомеренең кыска гына бер мизгеле булса да, бу мизгел аларның күңелендә мәңге онытылмас газаплар булып саклана.
"Әнинең ни өчен мине биредән килеп алмавын белмим. Мин кечкенә идем әле, еш кына мендәргә капланып елый идем. Без яшәгән балалар йорты төзекләндерелмәгән иде, күселәр, тычканнар шунда ук йөгереп йөри иде. Без аларны берәр бинага куып кертә идек тә артларыннан куып йөгерә идек. Аннары ул тычканнарны балалар чиләгенә җыябыз да алмагач астына күмәбез...
Балалар йортында тормыш җиңел булмый. Безне һәрвакыт мыскыл итәләр иде, барыбызга да, әти-әниләребез кебек, эчкече булачагыбызны әйтәләр иде.
Бервакыт мине акыл үсешендә артта калучылар өчен оештырылган Русия чемпионатына әзерләделәр. Чемпионатка керер алдыннан юләр булып кыланырга кирәклеген дә искә төшерделәр. Тест 4 сәгать дәвам итте. Мин аны үттем. Психолог кына минем шундый булуыма ышанып бетмәде...
Мин Аллаһка ышанам, булдыра алганча догалар укыйм, куелган максатларга ирешергә тырышам.
Бүген педагогия колледжының икенче курсында белем алам. Күптән түгел картәнием һәм апам барлыгын белдем. Моңа кадәр миңа һәрвакыт бу дөньяда ялгыз икәнлегемне әйтеп килделәр. Теләгем - аларны эзләп табу", - дип яза Эльвира исемле кыз.
Фото: emakar.ru