Мишкә районы үзәгендә яшәүче бу күркәм гаилә әлеге төбәктә яшәүчеләргә яхшы таныш, чөнки Нәзирә апа гомер буе Бабай авылында башлангыч сыйныфларны укытса, Фәнил ага урындагы сельпода һәм урманчылыкта эшләгән, билгеле кешеләр. Ләкин бүген без аларның хезмәт юлы хакында язмабыз барышында азга гына тукталып үтәрбез, чөнки максатыбыз – аларның озын гомер дәвамында бер-берсенә тугры булып калып, саф сөюләренә тап төшермәгән, ихтирам һәм хөрмәт хисләрен түкми-чәчми саклап, тормыш юлында шушы көннәргә кадәр алып килеп җиткергән мәхәббәт кыйссасы хакында язу.
“Икебез дә бер авылдан булганлыктан, без Бабай мәктәбендә үк бергә, бер сыйныфта укыдык”, – дип аптыратты Фәнил абый башта ук. Туктале, мәйтәм, сезнең бит яшь аермагыз дүрт ел, әллә күчми калды микән бу абзый, бик шук күренә бит, шул шуклыгы нәтиҗәсендә “утырды” микәнни? Бактың исә, абзый 4нче сыйныфтан соң 16 чакрымдагы Өрьяды җидееллык мәктәбенә йөреп укый алмаган, ә Нәзирә апа дүртенче сыйныфны тәмамлауга авылда 5нче сыйныф ачылган. Шуннан соң элегрәк укуларын туктатырга мәҗбүр булган балаларны шунда 5нче сыйныфка җыйганнар. “Алар зур малайлар иде инде, борыннарына ис кергән иде, укытучы апаларына күз салып йөри башлаганнар иде”, – ди Нәзирә апа, ихлас көлеп җи-бәреп.
“Мин башта өлкәннәр белән кичке мәктәптә укыдым, – ди Фәнил абзый. – Күрәм, болар шаярыша-шаярыша, кочаклашып-нитешеп йөри. Болай икән, мәйтәм, өлкәннәрнең эшләре! Моны укытучыбыз сизеп калды да, күпне күрмәсеннәр, диптер инде, безне, кечерәк малайларны, Нәзирә кебек бала-чагалар янына көндезге укуга күчерделәр. Шулай итеп сыйныфташлар булып киттек…”
Ләкин Фәнил җиденче сыйныфны тәмамларга өлгерми, 1952 елның 9 маенда аны, чыгарылыш имтиханнарын тапшырырга да мөмкинлек бирмичә, армиягә алалар. Шулай итеп, егет дүрт ел хәрби хезмәттә булганда Нәзирә шулай ук дүрт ел Бөре педагогия училищесында башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге буенча белем ала. “Аннары икебез дә туган авылыбыз Бабайга кайттык, – ди Нәзирә апа. – Шуннан соң безнең “лубофф” башланды...”
– Монда ачыклык кертергә кирәк: мине бит армиягә икенче кыз озаткан иде! – дип тагын аптыратты Фәнил ага. – И елаган булды инде ул чакта, хәчтерүш! Озак та үтмәстән икенче егет белән йөри башлаган! Моның егетеннән миңа: “Ул кызга башкача хат язма, без дуслашып йөрибез, озакламый өйләнешәчәкбез”, – дигән хат килде. Бәррәч, шул вакытларда миңа отпуск бирделәр бит әй! Кайтмадым, күзем күрмәсен, дидем... Икенче елда тагын отпуск бирделәр. Кайттым. Нәзирә белән йөрешә башладык. Бер көнне аны капка төпләрендә калдырдым да: “Шушында гына көтеп тор, мин хәзер тегеләр белән расчут эшләп киләм”, – дидем. Барган хутка ук егетен сугып очырдым, теге кызга башкача күрешмәячәгебезне әйттем. Шуннан соң күрмәдем дә. Белүемчә, алар өйләнешмәгән. Шуннан бирле без Нәзирә белән тормыш юлыннан бергә атлап киттек...
Егетнең отпускага шушы кайтуында яшьләр блокнотлар белән алмаша. Бер-берсенә булган хисләрен, тойгыларын, кичерешләрен, уй-фикерләрен алар анда көндәлек рәвешендә яшермичә язып барырга килешә. Ә инде солдаттан кайткач, егет белән кыз тагын да “кәнкритрәк” (үзләренең сүзе) сөйләшеп куялар: Фәнил өч ел Уфа урман хуҗалыгы техникумында укый, ә Нәзирә өч ел мәктәптә укыта, шуннан соң өйләнешәчәкләр!
Бу елларда егет туган авылына сирәк-мирәк булса да кайтып йөри, мондый чакларны бер-берсен өзелеп сөюче яшьләр түземсезлек белән көтеп ала. Ә инде көтеп ала алмаган чакларда, ике араны бәйләп-тоташтырып, мәхәббәт хатлары йөри. “Минем ул чактагы хатларымны абыең әле дә саклый әнә!” – ди Нәзирә апа, ихлас горурлык хисләре кичереп. (Шушы сүзләрне әйткәндә аларның нинди интонация белән әйтелүен ишетсәгез, йөзенә чыккан кичерешләрен, сөекле картына ничек итеп карап алуын күрсәгез сез!)
Ул хатларны алар, чыннан да, бүген дә бик кадерләп саклый, теге чакта алмашкан көндәлекләрне дә, шушы хатларны да хәзер вакыт-вакыт алып укыйлар, шул чакларын искә төшерәләр, рәхәтләнеп көлешәләр!
Гомерләре эштә үткән бу икәүгә, аларның бүгенге яшәү дәртенә сокланмыйча мөмкин түгел. Ә бит кул кушырып утырырга вакытлары да булмаган. Фәнил абый әйтүенчә, хезмәт урыны төрле урыннарда, нинди ераклыкта булуына карамастан, күп вакыт җәяү йөрергә туры килгәндә дә, ул инде иртәнге җидедә үк эштә булган.
Техникумнан соң эшләп йөргәндә көннәрдән бер көнне аны, партия сафында тормавына карамастан, райкомның беренче секретаре чакыртып ала, иртәгә мин Кәмәй авылына барам, шунда син дә кил әле, ди. Урындагы сельпо эше белән канәгать булмаган икән. Шундагы иске сельпо бинасы янында кое да була. Шул коены карыйк әле, ди “беренче”. Оешма җитәкчесе белән болар шунда иелеп карый, ә рәис иртән-иртүк баш төзәткән булган икән, коедан моның перегары катыш “свежак” аңкый. “Бәттәч! – ди райком секретаре. – Синең коедан да аракы чыгамы әллә?!” Кыскасы, шул ук көнне элекке җитәкчене эшеннән алып, аның урынына Фәнил Фәтхинур улын тәгаенли ул.
Бу вазыйфада дистә ел хезмәт салырга, өч колхоз территориясендәге 12 авылны хезмәтләндерергә туры килә сельпоның яңа рәисенә. Мондагы булдыклылыгына югары бәя биреп, ун елдан соң аны, бервакытта да коммунист булмаган кешене, райком үз “стихиясенә” – урманчылыкка тәгаенли. Бөре урман хуҗалыгының Мишкә лесничествосы Караидел, Борай, Бөре һәм Благовещен районнары белән чиктәш 44 мең гектар мәйданны били.
Биредә дә шактый эш башкарып өлгерә, төзетә Фәнил абзый. Аларның берничәсен генә телгә алсак та, булдыклы җитәкченең никадәр максатчан, кайгыртучан, киләчәкне алдан хәстәрләүчән булганлыгын күзалларга мөмкин. Шулай, лесничествоның ике катлы конторасы-офисы, складлар, гаражлар, цехлар, тәүлек буе эшләүче ике пилорама төзелә, аларда агачлар тактага ярыла, борыслар эшләнә, цехларда арба-чана эшлиләр, буа буылып, анда җебетергә юкә кабыгы батырыла, сүс җитештерелә, яз көннәрендә урманнарда тонна-тонна каен суты җыела... “Хәзер боларның берсе дә юк, шуларны күреп, үзәкләрем өзгәләнә, эч поша, бигрәк ямансу булып китә”, – ди хезмәт ветераны. Боларны сөйләгәндә тугыз яшеннән эшкә җигелгән, үгез белән җир тырматкан, әтисе сугышта чакта колхозның бер генә эшеннән дә калмаган картның күзләрендә яшьләр ялтырап китә...
– Әти сугыштан 1943 елда бер аяксыз инвалид булып кайтты, – дип искә ала Фәнил ага. – Сыңар аяклы булса да, әти исән кайткач, күзләребез ачылып китте, мал асрый башладык. Кавалерист иде, мәрхүм. Кавказда барган сугышта үзенә дә, атына да дошман пулясы тиеп, бер аягы үле ат астында калып, тәүлек буе аны ала алмыйча яткан, шуннан соң кискәннәр. Мескенләнергә яратмады, агач аяк һәм таяк белән ун чакрым барып, көне буе печән чабып, тагын җәяү кайта иде...
Инвалид, дигәннән. Шул инвалидлыкны юллар өчен ун яшьлек Фәнил, сыер җигеп, әтисен 1944 елда Мишкә районының Бабай авылыннан Уфага алып бара (әйтерсең лә бер аяклы сугыш ветеранына ул инвалидлыкны комиссовать итеп демобилизацияләгәндә үк бирә алмаганнар! Исләр китмәле!). Турбаслыда сыер-арбаларын калдырып, арытаба җәяү китәләр. Ветеранга өченче (!) группа биреп кайтаралар. Һәм, чыраена чиртсәң, каны чәчрәрдәй, әзмәвердәй ирләр икенче группа “инвалид” булып кукраеп йөргән бер вакытта бер аяклы сугыш ветераны гомере буе диярлек шул “өченче” белән гомер кичерә...
Икенче тапкыр Фәтхинур аганы Уфага улы 1986 елда инде үз машинасында алып бара. Комиссия әгъзаларыннан һаман да шул сүзләрне ишеткәч, Фәнил: “Ярар алай булгач, моннан соң әтине сез карарсыз!” – дип, аны кабинетта калдырып чыгып китә дә машинасына кереп утыра. Котлары очкан комиссия әгъзалары аның артыннан йөгерешеп чыга. Кыскасы, 41 ел бер аяклы булып яшәгән сугыш ветераны Фәтхинур бабай беренче группа инвалид булып 2-3 ай гына яшәп кала һәм 1987 елның 10 гыйнварында дөнья куя...
– Ә минем әти сугыштан кайта алмады, – дип сөйләшүгә кушыла Нәзирә Шәкүр кызы. – Әни янында ике яшькә кечерәк Сәһил энем белән торып калдык. Әниебез башкача кияүгә чыкмады, безне үстерде, биатасын-бианасын тәрбияләде, гомер буе башын иеп эшләде дә эшләде...
Нәзирә ханым үзе дә гомер буе эшләгән дә эшләгән, шул ук Бабай авылы мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укыткан, “Өлкән укытучы” дәрәҗәсенә ирешкән, РСФСР Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына лаек булган, шунда ук пенсиягә чыккан, ә инде район үзәгенә күченгәч, андагы мәктәпкә чакырсалар да оныклар үстерешүне хуп күргән. Үзләре дә өч сабыйга гомер бүләк иткән алар, балалары Венер, Зөлфия һәм Алик аларны 6 онык һәм 8 турун белән сөендергән. Бигрәк тә кечкенәләрен сөеп туя алмыйлар бүген картәти белән картәниләре, Фәнил бабалары исә аларны үзенең умарталыгында аертып алган шифалы балы белән сыйларга аеруча ярата.
Бу гаилә вәкилләре үзләре дә шул бал кортларын хәтерләтә, шундый ук эшчәннәр, татулар, тырышлар, бергә җыелган чакларында бер күч булып гөжләшеп, чөкердәшеп туя алмыйлар. Бүген дә алар бер табын артына җыелыр, кечкенәләре бәхетле картлык кичерүче әби-бабаларының алдыннан төшмәс, бал белән сыйланыр. Бәлки әле алар менә инде 65 ел буе кадерләп сакланган, инде саргая төшкән, ләкин изге, саф хисләрне саклаган мәхәббәт хатларын да күрер, аңлар яшькә җиткәннәре алардагы кайнар сүзләрнең җылылыгын тояр. Шул чакта Фәнил абый кеткелдәп көлгән булыр, Нәзирә апа исә, картына сөю тулы карашын ташлап, югарыда телгә алганча чак кына масаебрак, горурлык хисләре кичереп утырыр...
Фәнис ГӘРӘЕВ.
Мишкә районы.