

Башкортстанда тәрбиягә алучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның проценты елдан-ел арта. Бу хакта Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары сөйли.
Әйтик, 2019 елдан 2021 елга кадәр мондый гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өлеше ятим балаларның гомум санында 90,8 проценттан 91,9 процентка кадәр артты.
Ведомство күрсәткечләре буенча, шушы елның 3 февраленә төбәктә 10 543 бала 7 718 гаиләдә яши, ягъни бер гаиләгә 1,3 бала туры килә.
2020 елның 1 гыйнварына Башкортстанда 3 856 гаиләдә 5 506 бала тәрбияләнгән. Бер елдан тәрбиягә алган гаиләләр саны 3 788гә кадәр кимеде, ә балалар саны 5 508гә кадәр артты. Агымдагы елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, тәрбиягә алган гаиләләр - 3 789, ә аларда тәрбияләнүче балалар саны 5 540 кешегә җиткән.
Фото: YouTube