+6 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
17 февраль 2022, 16:14

Артист хатыны булу җиңел түгел, диләр

...Фидан Гафаровныкы булып кара!

Уфа сәнгать училищесында очрата Фидан Фәридәсен. Студент егетләр тулай торакта ашарга әзерләүне чиратка салган була. Ә ул Фиданга җитә. Бәрәңге кыздырырга табалары юк икән. «Хәзер», – дип чыгып китә дә, «Таптым!» – дип бүлмәгә атылып килеп керә егет. Тик бу кыяфәте аның таба тапканга шатланганга гына охшамаган, тагын да зуррак байлыкка тап булганны хәтерләтә.

– Бер бүлмәнең ишеген төртсәм, зур, матур күзле, ягымлы карашлы бер кыз идән юа. Нәрсәгә кергәнемне оныттым башта. Ышанасызмы, бер күрүдә гашыйк булдым. Бәрәңге кыздырдым да, егетләргә тизрәк ашап бетерергә куштым. Табаны кертергә кирәк, имеш. Алдан: «Үзем кертәм», – дип кисәтеп куйдым. Икенчегә кергәндә, кызны кинога чакырдым, - дип сөйли Фидан ага "Тамаша" журналындагы очрашуда.

Яшьләр гаилә кора, икесе дә Мәҗит Гафури театрында эшли башлый. Гаилә тормышы сикәлтәсез юлдан гына бармый, билеле.

– Яңа елны каршыларга табын әзерләп йөрүем, - дип искә ала ул елларны Фәридә апа. - Телефоныбыз шылтырый. «Фидан бер матур ханым белән кафеда утыра, ә син аш-су әзерлисеңме?» – ди таныш түгел тавыш. Ул көнне Фидан белән Нурия Яңа ел тапшыруы алып баралар иде. Тәнәфес вакытында тамак ялгап алырга чыкканнар икән. Соңыннан өйгә кайтып ашый торган булдылар. Гомумән, Нурия белән Фиданны өйләндереп куючылар да булды. Мин бит үзем дә театрда эшләгән кеше. Кемнең кемлеген беләм. Ничек кенә еласам да, Фиданга да, кешегә дә сиздермәдем. Шундый матур, буй-сынына карасан соклангыч, ә җырлаганда елатырлык ирегез булса, җитмәсә, ул айлар буена гастрольләрдә йөрсә, аны яратуларын адым саен белдереп, күбрәкләре хәтта спектакльдән соң көтеп торса, эзәрлекләсә сез нишләр идегез? Көнләшерлек тә бит, әммә мин көнләшмәдем, бу үтә торган әйбер, дип үземне һәр чак тынычландырдым. Фиданның мине яратканын да беләм бит мин... Болай да мәшәкатьле, ыгы-зыгылы эшендә көнләшүләрем белән мәшәкать тудырсам, бәлки, яшәешебезнең көе китәр, бер-беребезне ярату чыннан, югалыр иде.

Һәр мәшһүр ирнең артында менә шундый хатын-кыз тора. Бүген, Җәүһәр туй көнендә бу парга без мәхәббәтле, хәерле гомер юллары телибез!

 

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: