+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
22 февраль 2022, 12:56

"Хатлар язып үземә гашыйк иттем..."

"Армиягә киткәндә аңа тельняшкамны бүләк итәчәгемне вәгъдә иткән идем..."

"Хатлар язып үземә гашыйк иттем..."
"Хатлар язып үземә гашыйк иттем..."

Хәрби хезмәт юлын үтү ир-егетләр өчен бик җитди сынау булса да, армиядәге матур хатирәләрне искә төшерүче мизгелләре белән кадерле дә ул. Йөрәкләрдә иң матур хис бөреләнгәндә сөйгәнең белән бик озакка аерылышу җиңел түгел. Күпме сагыну җырлары, шигырьләре язылган ил каршында бурычын үтәүче егетләр турында!

"Армиядә булганда элегрәк миңа игътибар итмәгән кызны үземә гашыйк итә алдым, - ди Динис. - Без аның белән дуслар компаниясендә ял иткәндә танышкан идек. Бу вакытта аның егете бар иде инде.

Аннары мин Тын океан флотына хезмәт итәргә киттем. Китәр алдыннан аннан истәлеккә фото сорадым һәм истәлеккә, аңа бүләккә, тельняшкамна алып кайтачагымны белдердем. Ул минем белән дусларча язышырга вәгъдә итте. Һәр хатымда мин аңа үземнең хисләремә ишарәләдем, «Синең Динис», «үбәм» һәм «нык итеп кочаклыйм» дип яза идем.

Ниятләр чынга аша бит ул. Ике елдан соң мин кире кайттым һәм аның янына парад диңгез формасында кунакка килдем - ул "эреде"... Өч айдан өйләнештек, хәзер өч балабыз бар. Мөгаен, мин аның егетенә карата начар эшләгәнмендер, аның каравы, үз бәхетемне яуладым", - ди бүген инде 41 яшьлек ир.

Менә шундый була ул илебез солдатлары! Алар кызларны хат язып та үзләренә гашыйк итә белә!

Фото: stihi.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: