-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
22 март 2022, 14:01

"Баламны бүләк итәр идем..."

"Озак еллар сабыйлары булмаган гаилә булса, тагын да яхшырак". Яшь хатынның социаль челтәрләргә килгән шундый хатын тәкъдим итәсе килә. Бәлки, бу хатынга әле киңәш белән булса да ярдәм итеп булыр.

"Баламны бүләк итәр идем..."
"Баламны бүләк итәр идем..."

"Миңа 24 яшь. Йөклелекнең 8-9 атнасындамын. Ирем белән бик яхшы яшәмибез. Ул балага каршы түгел дә кебек, әмма мин сабыйның киләчәге өчен бик борчылам. Ирем минем белән һәрвакыт кырыс мөнәсәббәттә, кул күтәргән чаклары да булгалый. Төрле начар сүзләр белән мыскыл итүенә, мине рәнҗетүенә дә өйрәнеп барам кебек инде. Аңлыйм, миңа аның белән күптән аерылышырга кирәк иде. Ни өчендер, һәрвакыт үзгәрүенә өметләндем.

Әгәр иремнән аерылсам, мин баланы тәэмин итә алмаячакмын. Әмма аның белән дә арытаба яшисем килми. Йөклелекне өзәсем дә килми, чөнки бу - минем беренче балам. Мин сәламәт тормыш алып барам, УЗИда да баланың сәламәт булуын билгеләделәр. Баламны тудырып, берәр баласыз гаиләгә бүләк итәр идем. Озак еллар сабыйлары булмаган гаилә булса, тагын да яхшырак. Андыйлар баланың кадерен белә", - дип язган ул.

Комментарийлар күптөрле. Әмма күбесе бу баланың беркемгә дә кирәкмәгәнлеген, хәзер баласыз парларның ЭКО яисә суррогат әни ярдәмендә балалы була алуын билгели. Ә бу баланың мотлак балалар йортына эләгәчәген ассызыклый алар. Ә сез булачак әнигә нинди киңәш бирер идегез?

Фото: pikabu.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: