+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
24 март 2022, 15:24

"Ирем хыянәтемне гафу итте..."

"Икенче ир ярдәмендә гаиләмне саклап кала алдым".

"Ирем хыянәтемне гафу итте..."
"Ирем хыянәтемне гафу итте..."

Хыянәтнең ачылыгын аны кичерүчеләр генә аңлыйдыр. Кемнәргә хыянәт итәләр? Хәтта психологлар да бу сорауларга ачык кына җавап бирә алмый.

"Иремә хыянәтне беркайчан да гафу итмәс идем, - дип башлаган язмасын социаль челтәрләрдә бер хатын. - Ә менә үзем башка ир-егет белән елга якын очрашып йөрдем.

Һәр гаиләдә булган кебек, бездә дә бервакыт кризис чоры башланды. Ул мине еш кына начар сүзләр белән мыскыл итә, мине санга сукмый иде. Көн саен диярлек өйдә гауга чыга. Түзәрлегем калмагач, әйберләремне җыйдым да, 2 яшьлек улымны алып, әниемә киттем. Шул чорда бер ир-егет белән таныштым. Ул мине, чыннан да, бик бәхетле итте. Мин үземне кирәкле, кадерле, яратылган хатын итеп хис иттем. Шул ук вакытта аны ирем сыйфатында күз алдыма да китермәдем (минем өчен мөһим булган кайбер сыйфатлар аңа җитми иде).

Бу мөнәсәббәтләр ирем өчен бөтенләй көтелмәгән булып чыкты. Ул минем һәрвакыт сабыр, түзем, көчсез, тыныч булуыма өйрәнгән. Аны ташлап китүемне авыр кабул итсә, икенче ир белән очрашуымны белгәч, бөтенләй шок хәленә килде. Шунда мин яшәгән фатирның тупсасын таптый башлады. Көн саен килә, әллә ничә тапкыр шалтырата. Улыбыз өчен үрнәкле әтигә әверелде. Кайтуымны үтенеп, ниләр генә кылмады ул. Бик борчылды, газапланды.

Бераздан кире кайтырга булдым. Шунда ук, минем бу хыянәтне бер тапкыр булса да исемә төшерсә, аннан бөтенләйгә китәчәгемне дә әйттем. Ул мине гафу итте.

Әлеге хәлләрдән соң 12 ел үтте. Шул арада тагын бер балага гомер бирдек. Иремнән бер начар сүз дә ишеткәнем юк, гаиләбез өчен өзелеп тора. Шул вакытта хыянәт итмәгән булсам, рәсми рәвештә аерылышкан булыр, яки эт белән мәче кебек яшәвебезне дәвам итәр идек. Әлеге хәлләр безне бер-беребезнең кадерен белергә өйрәтте. Гаилә өчен мәхәббәт кенә җитми шул", - дигән ул.

Фото: attuale.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: