+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
30 март 2022, 13:55

Капкачы чиләгенә туры килгән

– “Гаилә – ул зур, көндәлек хезмәт”, дигән сүзләр белән мин тулысынча килешәм: гомер кичерүче йортыңның коты югалмасын, балаларың, җәмәгатең үзләрен бәхетле тойсын өчен һәрчак җаваплы икәнеңне белеп яшәгәндә генә дөньялар түгәрәк була, – ди Кушнаренко районының Иске Кормаш авылыннан күпбалалы әни Раушания Фәхертдинова.

Капкачы чиләгенә туры килгән
Капкачы чиләгенә туры килгән
Благовар районы кызы Раушания Фәнит кызы Иске Кормашка килен булып төшкән. Ире Вилнур Вил улы – төзүче. Чиләгенә күрә капкачы, диләр бит халыкта, яшьләр икесе дә бик тырыш, һөнәрләренә мөкиббән булгач, эшләгән коллективларында тиз арада үз кешегә әверелә, берничә елдан республикабыз башкаласында фатир да ала.
– Шәһәрдә яхшы гына урнашсак та, икебезнең дә күңел һәрчак авылга, иркен сахраларга, саф һавалы болын-кырларга, сандугачлы таңнарга тартты, – ди Раушания. – Шуңа, киңәшләштек тә, иремнең туган авылы Иске Кормашка кайтып төпләнергә булдык. Аның туган йорты белән янәшәдә, бер үк ихатада өй төзеп кердек. Монда ана капиталының файдасы зур булды. “Олыгайган көнемдә ялгыз калдырмадыгыз, рәхмәт яусын сезгә, балакайларым!” – дип, бианай әле дә сөенеп туя алмый.
Шәфкать туташы һөнәренә ия Раушанияга эш тә тиз табыла. Ул Кушнаренко район дәваханәсенең кабул итү бүлегенә урнаша.
Раушания һәм Вилнур Фәхертдиновлар өч бала үстерә. Кызлары Сабинага – 13, уллары Равилгә – 10, ә төпчекләре Вилданга бер яшь кенә тулып узган әле.
– Мин һәрчак зур, тату гаилә хакында хыялландым, – ди Раушания. – Тормыш юлдашым да балаларыбыз өчен өзелеп тора.
Фәхертдиновларның, яшь булсалар да, авылда абруйлары зур: тырыш, булдыклы, өстәвенә, һәркемгә ярдәмчел кешеләрне ничек хөрмәт итмисең инде! 40 сутый җирләрендә нинди генә яшелчә, җиләк-җимеш үстерми алар! Ә кыш җитеп, барлык дөнья аклыкка чорналгач, алар ихатасында ел саен бик күңелле итеп каз өмәләре гөрли.
– Кош-кортны күпләп асрыйбыз, – ди хуҗабикә. – Күптән түгел улыбыз Равил сарыклар үстерәсем килә дигәч, аңа бәрәннәр сатып алдык. Баласының кечкенәдән хезмәт яратып үсүенә кайсы гына әти-әни сөенмәс! Равил, ун яшьтә генә булуына карамастан, мал карый белә, безнең зур ярдәмчебез инде ул хәзер. Кызым өй җыештыруда бик булыша, ашарга әзерләү серләренә бик теләп төшенә.
Раушания Фәнит кызы эш урынында тирән белемле, җаваплы хезмәткәр булып танылса, туганнары, ахирәтләре аны кул эшләре остасы буларак та белә. Аның теккән, чиккән, бәйләгән әйберләренең һәркайсы күз явын алырлык, нечкә зәвык белән эшләнгән. Ул картиналар да чигә, алар иркен, якты йортларының диварларына кабатланмас ямь, нур өсти.
Дөнья булгач, шатлыгы гына түгел, кайгысы да беркемне дә читләп узмый. Күптән түгел Раушанияның әнисе гүр иясе булган.
– Үз гомерендә бер тапкыр да дәваханәдә ятканы булмады, әти белән гөрләтеп дөнья көткән җиреннән кинәт кенә авырды да тиз арада якты дөньяны калдырып та китте, – ди Раушания. – “Коронавирус” дигән зәхмәт гомерен өзде. Мин, медицина тармагы хезмәткәре буларак, беренчеләрдән булып вакцина кадаттым, ирем дә калышмады, ә менә әнине күндерә алмадык. “Юк-бар вирус мине алдыра алмас”, – дигән иде мәрхүмәкәем. Шуны әйтәсем килә: үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә беркайчан да битараф булмагыз, бигрәк тә хәзерге аяусыз пандемия шартларында.
...Без әңгәмәләшкән арада мәктәптән Сабина белән Равил да кайтып керделәр, күптән түгел тәпи киткән Вилдан,“абый, апа” дип, аларның кочагына ташланды. Бу вакытта инде уңган хуҗабикәнең мичендә хуш исле пәрәмәчләр пешеп чыккан, ашы өлгергән иде.
– Хатын-кызның барлык матурлыгы ана булуда, диләр бит, мин дә үземне язмышымнан уңдым дип саныйм, – ди Раушания. – Барлык гүзәл затларга да шундый бәхет телим!

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кушнаренко районы.


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: