+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
5 апрель 2022, 07:11

Лианага 2,5 яшь иде...

Башкортстанның халык артисты Фәдис Ганиев беренче гаиләсендә туган кызы белән егерме еллап якыннан аралашмаган.

Лианага 2,5 яшь иде...
Лианага 2,5 яшь иде...

Билгеле булуынча, Фәдис Ганиев бүген хатыны Лилия Биктимерова белән искиткеч матур гаилә корып, бәхетле яши. Уллары Кәрим тугач, алар икесе дә яшәреп, тагын да зуррак дәрт белән эшкә чумды, төрле өлкәләрдә зур уңышларга иреште. Әмма моңа кадәр алар гел бәхет эчендә генә йөзмәгән.

Икесенең дә яшьли корган гаиләләре таркалган. Фәдис беренче хатыны Лилия белән балаларына 2,5 яшь тулганда аерылышкан. Аннан соң тагын гаилә корып караган. Шушы еллар эчендә ул кечкенә кызы белән еш аралаша алмаган. Лиана бу чорда мәктәпне уңышлы тәмамлап, сәнгать өлкәсендә югары белем алган. Әйткәндәй, геннар ялгышмый, ул әтисе кебек бик матур җырлый.

Өченче гаиләсен корганда яшь кәләшенең кызы булуын яхшы беләбез. Гөлназ Асаева белән Фәдис Ганиевның парлап башкарган җырларыннан гына да аларның җылы мөнәсәбәте бөркелеп тора. Ә үзенең кызы белән?

Күптән түгел алар якыннан аралаша башлаган. Монда Гөлназ белән Лиананың дуслашып китүе дә этәргеч булгандыр. Фәдиснең бер туган көнендә, беркемгә дә әйтимичә генә, Лиана ире һәм кызы белән әтисен котларга килеп кергән.

Күптән түгел узган 55 яшендә дә табында кызы һәм аның гаиләсе булуы әти кешегә чиксез шатлык китергән.

- Күптән түгел кызым Лиана ире, баласы белән йортыма килеп, туган көнем белән котлады. Шундый сөендем. Аңлаштык, өстемнән йөк төшкәндәй булды. Балаңны күрми яшәү җиңел түгел, бер яра булып күңелдә тора. Аллага шөкер, хәзер мөнәсәбәтләр әйбәт, - ди ул.

Татулыкка ни җитә?! Ул бит бу дөньяда иң кыйммәтле җан тынычлыгы бирә. Әлеге шатлыкка Фәдис ике Лилиясенең дә акыллы булуы аша ирешкәндер, шәт. Беренчесе һәм бүгенгесе.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: