+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
15 апрель 2022, 19:05

Ибраһим күрке – Сафиуллиннар

Бер-берсен ихтирам итеп, үзара аңлашып яшәгән гаиләләр генә бәхетле була ала. Кырмыскалы районында үз көчләре белән тырышып дөнья көткән, акыллы балалар тәрбияләгән гаиләләр бихисап. Ибраһим авылында туган төбәкләрендә төпләнеп калган Сафиуллиннар аеруча соклану хисе уята. 

Ибраһим күрке – Сафиуллиннар
Ибраһим күрке – Сафиуллиннар
Очрашуның тәүге минутларында ук ихласлыклары белән игътибарны үзләренә җәлеп итте алар. Илүзә Рамазан кызы һәм Рамазан Фәнис улы икесе дә күпбалалы гаиләләрдә туып-үскән. Ишле гаиләдә балалар тәрбияле була, дигән сүзләрдә хаклык бар.

—Тумышым белән мин Бишаул-Уңгар авылыннан. Әтием белән әнием һәрвакыт үзара киңәшләшеп, бөтен эшләрне бергә башкаралар иде, безне дә шуңа өйрәттеләр, инде үзебез балаларыбызда шул сыйфатларны тәрбия­ләргә тырышабыз, — дип сүз башлады Илүзә. Чынлап та, зур итеп салынган һәм зәвык белән җиһазландырылган йортларында тормыш кайный. Мәхәб­бәтле гаиләдә дүрт ул үстерәләр. Алар әти-әнисенең игътибары белән уратып алынган. Балалары белемле булсын һәм төрле яклап үсешсен өчен әти-әнисе кулларыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша.
“Күп бала турында хыялландыгызмы?” – дигән сорауга ул: “Ничә балам булыр икән дип уйланганым булмаса да, һәр хатын-кызга хас булганча, тату гаиләдә яшәү һәм балалар үстерү теләгем зур иде. Аллаһка шөкер, хыялым тормышка ашты. Башкорт дәүләт университетының беренче курсында укып йөргәндә урып-җыю вакытында бераз ындыр табагында эшләп алдым. Булачак тормыш иптәшем — Ибраһим авылы егете Рамазан белән шунда таныштык. Бер-беребезгә гашыйк булып, өйләнештек. Олы улыбыз Айнур дөньяга килде. Әлеге вакытта ул Уфада автотранспорт колледжында укып йөри. Ул кече яшьтән көрәш белән шөгыль­ләнә, мәктәптә укыганда район күлә­мендә узган бәйгеләрдә катнашты. Җәй булса, футбол тибәргә ярата. Айназ Сәвәләй мәктәбенең 9нчы сыйныфында, Алмаз 5нче сыйныфта укый. Аларны иртән автобус килеп ала, дәресләр тәмамлангач, кайтарып куя.
Дүртенчегә бәби көтүемне аңлагач, ирем белән киңәшләшергә булдым. Ул моңа шатланды гына. “Һәр бала үз бәхете, үз ризыгы белән туа”, — дип җавап бирде. Шулай итеп, улыбыз Җәмил дөньяга аваз салды. Инде аңа да 4 яшь. Бик шук малай, барысы белән кызыксына, төпченә, барысын да белергә тели. Балалар тәрбияләү авыр, дип әйтә алмыйм, “әти”, “әни” дип өзелеп торалар. Кечкенәдән аларда хезмәткә сөю тәрбия­либез. Бергә эшлибез дә, бергәләп ял да итәбез. Печән ташыйбызмы, бакчада чүп утыйбызмы — нинди эш башкарсак та, гел бергә. Авыл җирендә башкача булуы мөмкин дә түгел.
Әтиләре водитель булгач, буш вакытларын алар күбрәге машина, техника янында үткәрә. Сүтәләр, җыялар – кыскасы, өйрәнәләр. Җәй көннәрендә мотоблок белән печән ташыйлар. Улларыбыз бик акыллы. Нәрсә кушсаң, шуны эшлиләр, идән һәм савыт-сабага кадәр юалар, – ди Илүзә Рамазан кызы.
Гаилә башлыгы Рамазан Фәнис улы Сахалинда чик сакчысы булып хезмәт иткән. Кайту белән водитель таныклыгы алып, тәүдә туган авылында, ә колхозлар таркалгач, Уфа шәһәрендәге “Химпром”, “Металлобаза” җәмгыятьләрендә эшлә­гән. Хәзер 16 ел инде “Рэйд Логистик” җәмгыятендә водитель булып хезмәт итә. Эшкә барыр өчен көн саен күпме чакрым юл үтәргә туры килә. Зирәк хатын буларак, Илүзә гаилә җылысын саклау өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша. Хатын-кызның эше бит тавык чүпләсә дә бетә торган түгел. Ашарга пешерү, кер юу, өй җыеш­тыру, улларының укуларын тикшерү — барысы да аның өстендә. Җәй көннәре бакчада үтә, чөнки бәрәңге, яшелчә-җимешләр дә, тырышлык салсаң гына, мул уңыш бирә. Яз җитү белән бройлер чебешләр алып үстерәләр.
— Хәзер авылларда яшьләрнең калмавы – эш юклыкта, мәктәп, балалар бакчасы, медпункт булмауда. Ләкин теләге булган кешегә авылда да менә дигән итеп яшәргә була.
2012 елда Бөрҗән районыннан бура сатып алып, өй күтәреп куйдык. Туганнарыбызга рәхмәт, барысы да килеп яр­­дәм­ләштеләр, — ди Илүзә. Уллары­ның да үз бүлмәләре бар. Өйләренә янкорма да төзеп куйганнар. Тиздән аның да эшен бетереп, аш бүлмәсен шунда кү­черергә ниятлиләр.
Бәхетле гаиләдә һәрвакыт матур гадәтләр өстенлек итә. Гаилә белән чәй өстәле янында сөйләшеп утыру, ялларда табигатькә чыгу, кичләрен өстәл уеннары уйнау, сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм башка мизгелләр һәр балага онытылмаслык матур балачак вәгъдә итә.
Гадәттә, “авыл нәрсәсез яши алмый” дип сорасаң, юлсыз һәм сусыз, диләр. Мин исә, Сафиуллиннар гаиләсен үрнәк итеп, “авылны өзелеп яратучы, туган җиргә тугры җаннарсыз”, дип тә өстәр идем.

Венера Гафарова.
Кырмыскалы районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: