+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
16 апрель 2022, 09:21

Җәвит Зөлфияне 35 ел йоклатмый...

Төне буена нишли болар?

Җәвит Зөлфияне 35 ел йоклатмый...
Җәвит Зөлфияне 35 ел йоклатмый...

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артистлары, якташларыбыз Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар 35 ел бергә. Сәхнәдә дә, тормышта да. Соңгы вакытта ел саен булмаса да, ун ел саен хатын алмаштыручы сәхнәдәшләре дә бар, югыйсә. Ничек саклый болар мәхәббәтне?

"Туган тел" каналында Җәвит бу хакта "Без аны борычлап, тозлап куйдык. Ул бозылмый", - дигән. Ә Зөлфия: "Консервировать итеп куйдык. Яши башлаганыбызга 35 ел инде. Ә 35 ел ул - 70 ел, чөнки Җәвит белән бер ел яшәү үзе ике елга тиң. Тагын бер 70не түзсәм, Аллаһы боерса", - дип өстәгән. "Түзсәм, дигән була, ә үзенең әле минем белән яшисе килә ", - дип төрттергән Җәвит. Шунда ук исәп 1:1!

Зөлфия Шакирова хәбәрчегә иренең бер кимчелеген дә ярып салган: "Җәвит абыеңның бер генә кимчелеге бар – йоклаганда гырлый. 35 ел инде оркестр тавышы астында йоклыйм". Йокы түгел инде бу. Бичаракай...

"Беләсеңме, ни өчен гырлыйм? Хатын-кызның көндез күп сөйләшүенә компенсация ул гырлау", - дип нокта куйган бу бәхәскә Җәвит.

Аның кебек ирнең бу кимчелегенә генә түзәргә була инде...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: