+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
19 апрель 2022, 12:21

Сабантуйдан - чүплек савытынача...

"Китмә, әти!" "Безнең хакка кайт, әти!" Ишетә буламы соң бу ялваруны?! Ул бит - тормыш хуҗасы. Ә ул син дигәнчә генә бармый. Рәфыйга Усманованың "Җәза" әсәре күпләрне сискәндерәчәк.

Сабантуйдан - чүплек савытынача...
Сабантуйдан - чүплек савытынача...

“Кайтчы, әтием,
Тик безнең хакка!”
Ишектән кереп килүче Сания, җиде яшьлек улының инде күптән онытылган бу җырны моңаеп җырлавын ишетеп, түзәлмәде, ишек төбендәге җыештырылып куелган диванга сыгылып төште. Ә Фәнис исә әнисенең керүен дә, мендәргә капланып, үксеп-үксеп елавын да ишетмәде. Аның өчен шушы вакытта җыр гына, бары шушы җыр гына яши иде:
“Син кочкан төсле, мин үпкән төсле,
Син үткән юлдан мин үткән төсле.
Сине сагынып, көн дә зур үсәм.
Танырсың микән, әтием, күрсәң?”
Күршедә яшәүче Илшат абыйсының каяндыр магнитофон тасмасына яздырып алып кайткан бу җырын, көн дә тыңлый торгач, Фәнис ятлап бетте, көенә дә төшенә башлагач, җырлап юана торган булып китте. Бу аның үзенчә әтисе белән сөйләшүе, аның белән аңлашуы иде булса кирәк.

Җыр тынуга, ишек алдында уйнап йөрүче кечкенә Фәнилнең:
– Әти кия, әннә, Фәнис, әти кия, – дип бер ишеккә, бер капкага килеп, аны ачалмыйча, нишләргә белми кычкыруы ишетелде. Бу аның “Әти килә!” – диюе иде.
Сания урыныннан да кузгалмады. Улларының, урамда машина күреп, елап кире керүләре көн дә булмаса да бик еш кабатланып тора иде шул.
Фәнис исә, урап ишектән чыгып тормады, әтием килсә, машинага утыра алмый калырмын, дигәндәй, җырлап утырган җиреннән, сикереп торып, ачык тәрәзә аша урамга сикерде. Бәләкәй Фәнил дә аптырамады, тырышып-тырышып та капканы ачалмагач, яңа чалбарының пычрануыннан да курыкмый, капка астыннан урамга шуышты.
Менә ничәнче кабат инде ике бала йөгереп урам уртасына чыктылар. Әтиләре узып китмәсен, янәсе, кечкенә кулларын күтәреп туктарга боералар. Ләкин ашыгыч йомыш белән узып баручы шофер яман кычкырта-кычкырта, артыннан тау кадәр тузан калдырып, китеп тә барды.
Белсә иде ул бу икәүнең шул вакыттагы кичерешләрен. Әтиегез килер, дип юатыр, я булмаса утырып бераз урам әйләндерер иде. Юк, белмәде шофер һәм балаларга “әти туктамады”, “утыртмады” дигән аянычлы уйлар гына калдырып китте.

***
...Алар сабан туенда очрашты. Рәүф нинди хисләр кичергәндер, әйтүе кыен. Ул бу турыда беркайчан да сөйләмәде. Ә Сания исә янып торган бу кыю егетне тиз яратып өлгерде. Шул өзелеп гашыйк булып йөргән чакларында көндәлегенә кемнеңдер яшьлек турындагы искиткеч эчтәлекле һәм канатландыргыч сүзләрен дә язып куйган ул:
“Яшьлек!
Канатлы хыялларга хыялга бай яшьлек!
Нинди гүзәл син! Язгы таңдай якты да, даладай киң дә, баладай гамьсез дә син. Кемнәрне генә мәхәббәт утында яндырмыйсың?
Син эзләнәсең, җавап көтәсең, өмет итәсең”.
Санияне дә яшьлек менә шундый сөю утына салган иде. Ул мәхәббәтенең эчкерсез,сафтан да саф мәхәббәт булуына инана иде.
Шуңа күрә Рәүфнең “Бергә булыйк, Сания!” диюенә каршы килә алмады, ниндидер таләпләр дә куймады. Ул сөя һәм сөелүенә дә ышана иде. Аның өчен Рәүфтән башка тормыш, әйтерсең, юк иде. Әнисенең:
– Нигә уйлап карамыйсың? Әнисен дә усал, диләр, нәсел-нәсебен дә мактамыйлар, – диюенә каршы:
– Яратам шул мин, әни, – дип кенә җавап бирде.
Әйе, җавап кыска һәм ышандырырлык иде.

Алар яхшы гына тормыш корып җибәрде. Йорт алып башка чыктылар, аерым яши башладылар. Рәүф – колхозда шофер, ә Сания сыерлар сава.
Бер ел чамасы әкияттәге кебек бик матур яшәделәр. Шуннан соң, ямь өстенә ямь өстәп, беренче шатлыклары – Фәнис туды. Аларның ул вакыттагы шатлыкларын язып та, сөйләп тә аңлатырлык түгел. Бигрәк тә Рәүфнекен. Ничек сөенмәсен? Аның Саниясе Рәүфкә нәкь үзе төсле малай бүләк итте бит. Ах! Дөнья нинди матур, яшәү нинди татлы икән. Аның, бу шатлыгы турында бөтен тирә-якка ишетелерлек итеп кычкырасы килде. Ул - әти кеше. Аның нәселе дәвам итә. Ул туды, ул үсәр, яшәр, бәхетле булыр. Аның бәхете өчен Рәүф бернәрсәсен дә кызганмас. Әйе, кызганмас.
Үзе бит ул әтисенең кем икәнлеген дә бүгенгә кадәр белгәне юк. Аракы белән дус әнисенең явызлыкларын татып, ярты үлек хәленә җиткәнче үз анасыннан кыйналып, әти булса, болай булмас иде, дип ачыргаланып үскән кеше. Әйе, балаларына яхшы әти булыр ул. Шундый татлы уйлар белән янды яшь әти.
Ләкин станциядә эшләп йөрүче авылдаш шоферлар ялга кайтканда “өч тиенгә” авылда тир түкмәскә киңәш бирде. Сания риза булмаса да, Рәүф, баш тартып, картлар әйтмешли, “озын берлек” эзләп чыгып китте. Күп тә үтмәде, Фәнил туды. Мәшәкатьләр дә артканнан артты. Рәүф баштарак еш кайтып йөрсә дә, соңыннан ике-өч айга бер генә күренә башлады. Тупас сөйләшә, яккан мунчаны да керми...

Дәвамын иртәгә укыгыз.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: