"Православие динендәгеләр өчен дә, мөселманнар өчен дә бу изге бәйрәм көннәрендә безнең тормышыбызда чын-чынлап мөһим булган уйлар килә башка. Еллар узгач, Аллаһы боерса, мин үз хәтеремнең нинди почмакларына чумачагымны төгәл беләм - уйларым гаиләмә багышланган булачак.
Әлбәттә, миңа кешеләр, республика өчен нәрсә эшләвем, үз эшемне яхшы башкаруым мөһим булды һәм булачак. Әмма үткәндәгеләргә кайтып, күңелемдә чын канәгатьлек табачак уйлар – гаиләм хакында. Ул гадәти әйберләр һәм вакыйгалар турында хатирәләр булачак: җәяү йөрүләр, сөйләшүләр, иртәнге һәм кичке ашлар, хатыным, балаларым, туганнарым белән кино карау, китаплар уку...
Һәм без бүгеннән якыннарыбыз белән никадәр күбрәк булсак, безнең хәтеребездә якты тормыш сурәтләре дә шулкадәр күбрәк булачак. Шуңа күрә, бернигә дә карамастан, катлаулы эш графигына, шартларга һ.б., туганнар һәм якыннар өчен вакыт табарга кирәк. Бу - иң мөһиме.
Барыгызга да сәламәтлек, игелек!"